Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен яклап


Татарстанда “Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросының Русиядә татар теле икенче дәүләт теле статусына ия булуны яклап имза җыя башлау вакыйгасы Башкортстан татарларын да битараф калдырмады.

Татар яшьләренең “Хәзинә” оешмасы рәисе Камил Сираҗетдинов үзләренең дә бу чарага кушылырга әзер булуларын белдерде. Татарстан яшьләренә Башкортстан картлары да иярергә әзер.

Бу турыда Милли мәҗлес рәисе профессор Марат Рамазанов белдерде. Аның сүзләренчә, якын араларда бу мәсьәлә Милли мәҗлеснең бюросында каралачак, шулай ук татар оешмалары берлегендә дә тикшереләчәк.

Әгәр имза җыю мәсьәләсе уңай хәл ителсә, Татарстанда бу чара яшьләр акциясе генә булып калмый, аңа башка оешмалар да кушылырга тиеш, дип саный Марат Рамазанов.
XS
SM
MD
LG