Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы Көньяк Осетиягә КамАЗ бүләк итте


КамАЗларны биеп озаттылар
КамАЗларны биеп озаттылар

15 апрель көнне КамАЗ ширкәте хезмәткәрләре исеменнән сугышта зыян күргән Көньяк Осетиянең Знаур районына ике йөк машинасы бүләк ителде.

15 апрель көнне КамАЗ җитәкчелеге бинасы янына ике йөк машинасы куелды. Бу машиналар ширкәт хезмәткәрләре исеменнән сугышта зыян күргән Көньяк Осетиягә, аның Знаур районына бүләк икән. Аларны кабул итеп алу өчен Заур Цховребов җитәкчелегендә район администрациясе дә килә. Алар рәхмәт әйтеп машиналарны кабул итеп алды.

Кунаклар КамАЗ җитәкчеләренә алтын-көмешле хәнҗәрләр бүләк итте. Көньяк Осетия, аның тулы бер районы өчен 2 генә машина бик кечкенә бүләк түгелме? Бу сорауга Заур Хавреков болай дип җавап бирде:

“Районыбыз бик кечкенә, шулай да сугышта шактый зыян күрде. Ике йөк машинасы безнең өчен бик зур бүләк. Халык хуҗалыгын торгызуда алар бик кирәк булачак”, диде.

КамАЗның профсоюз комитеты рәисе Гомәр Нуретдинов әйтүенчә, башта эшчеләрдән ирекле рәвештә Көньяк Осетиягә ярдәм акчасы җыйганнар. Аннан Көньяк Осетия ягы фикерен исәпкә алып, акча урынына машина бирергә булганнар. Машиналарны тапшыру тантанасында Чаллыдагы грузиннар җәмгыяте рәисе Дени Абрамашвили: “Американнар Грузияне коралландырудан туктагыз”, дигән таләбен әйтте һәм кызлар белән кавказ биюен башкарды.


Соңгы вакытта КамАЗ ширкәтенең шура һәм идарә җитәкчеләренең зур күләмдә акчалата бүләк һәм бонуслар алулары хакында хәбәрләр булды. Бу сүзләр ни дәрәҗәдә дөрес?

Җитәкчеләр шурасы әгъзасы Гомәр Нуретдинов зур акчалар турындагы сүзләрне кире какты.

“Мин үзем беркемнең дә акча алганын күрмәдем. Акча-бонуслар бирү булмады. Бу уңайдан Чаллы матбугатында җавап булды”, дип фикерен белдерде.

КамАЗның рәсми сәхифәсе мәгълүматларына караганда, акча һәм бонус түләү буенча бернинди дә карар кабул ителмәгән. “КамАЗ узган ел табышка эшләсә дә, компаниянең кризиска каршы программасында югары җитәкчеләрнең хезмәтенә түләү кимү ягына каралган”, диелә.
XS
SM
MD
LG