Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев иреклекне казылыкка каршы куймаска чакыра


Русия президенты демократия турында сөйләшер өчен, бәйсез “Новая газета”ны сайлады. “Бу басма яламый” диде Медведев.

Русия президенты журналист тикшеренүләре белән танылган, хакимиятләрне даими тәнкыйтьләгән, үтерелгән Анна Политковская эшләгән “Новая газета”га ни сәбәпле әңгәмә бирергә булган?

Бу Русия башлыгының басма матбугатка биргән беренче әңгәмәсе дә икән. Ул рәсми басмаларны чакырмыйча, шушы газета белән сөйләшергә булган.

Русия башлыгының сүзчесе Наталия Тимакова, президентның әңгәмә бирүен аңың бу газетага теләктәшек күрсәтергә теләве белән аңлатты.

Дмитрий Медведев “20лек” саммиты алдыннан чит ил мәгълүмат чарасына биргән әңгәмәдә, Русиядә бәйсез “Новая газета”ның булуын уңай бәяләде һәм “аңа интервью бирергә туры килер әле”, дип белдергән иде. Хәзер ул вәгъдәсен үтәде булып чыга.

Баш мөхәррир Дмитрий Моратов президент белән әңгәмәдән соң, ул сорауларга җитди төстә, тәфсилле итеп җавап бирде, бер сораудан да тартынмады, дип сөйләде.

Дәүләт һәм җәмгыять килешүе


Медведев бу әңгәмәдә ватандашлык җәмгыяте, коррупция белән көрәш, бәйсез мәхкамә, Ходорковский эшенә мөнәсәбәтен белдерде.

Русия президентына хәзерге җәмгыять яшәеше турында сорау бирелде. Баш мөхәррир Моратов, соңгы вакытта җәмгыятьтә, мул тормыш тәэмин ителсә, халык хакимиятләргә теләгәнен эшләргә юл куя дигән килешү эшләде, диде. Ягъни демократияне казылыкка, тук тормышка алмаштыру турында сүз бара. Кризис вакытында бу килешү үзгәрерме, дигән сорау куйды Моратов.

Медведев, бу сорауга җавап биргәндә: "Минемчә, тотрыклы һәм мул тормышны сәяси иреклекләр һәм хокуклар җыелмасына каршы күярга һич тә ярамый", диде.

Русия президенты шулай ук, җәмгыятнең яшәү тәртибе, дәүләт һәм халык арасындагы килешүнең асылы турында уйлаганда Конституцияне ачып карарга кирәк, дип киңәш итте.

Түрәләрне контрольдә тотып буламы?

Бу әңгәмәдә, коррупция белән көрәш йөзеннән югары дәрәҗәле чиновникларның керемнәрен күрсәтү башлангычы хакында да сүз бара.

Дмитрий Медведевка салым хезмәтенә хисаплар тапшыру кампаниясе уңаеннан, чиновникларны контрольдә тоту мөмкинлекләре турында сорау бирелә.

Ул, декларацияләрне халыкка күрсәтергә мәҗбүр итү Русиядә беренче тапкыр эшләнә, бу түрәләрне контрольдә тоту юнәлешендә ясалган беренче адым, дип әйтә.

“Новая газета” баш мөхәррире, ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковскийга каршы ачылган икенче мәхкамә эшенә мөнәсәбәте, гадел хөкем мөмкинлеге белән кызыксынды. Беренче эш каралганда нәтиҗәсе алдан билгеле иде, икенчесенең нәрсә белән тәмамлануын беләсезме, дип сорады Моратов.

Медведев, мәхкамә эшенең карарын алдан белү канунга каршы килер иде һәм бу президент өчен кабул ителмәслек хәл, дип җавап бирде.

Ул шулай ук “Бердәм Русия” фиркасенә керергә җыенмавын хәбәр итте. Интернетны чикләү мөмкинлеге турындагы сорауга, Русия башлыгы, интернетның үсеше өчен нормаль шартлар тудырырга кирәк, диде.

Президентка илдәге демократияне реабилитацияләргә җыену-җыенмавы турында да сорау бирелә.

Медведев, демократия тарихи төшенчә, ул реабилитацияләүгә мөхтаҗ түгел, ул бар, булган һәм булачак, дип әйтә.

Символик әңгәмә

Шушы әңгәмә басылып чыкканнан соң, интернетта аның тирәсендә фикер алышулар башланып китте. Күпләр, бу сөйләшүдән кыюрак фикерләр, яңарак мәгълүматлар өмет иткәнен белдерде.

Сәясәт белгече Александр Кинев та, бәхәсләргә кушылып, әңгәмәнең эчтәлегенә түгел, гомумән чыгыуына игътибарны юнәлтергә киңәш итте.

“Медведевның бу басманы сайлавы һәм сөйләшүнең уңай тонда алып барылуы үзенә күрә символик әйберләр”, ди ул.

“Новая газета”ның блогында, диктофон сүндерелгәч, Медведевның нигә бу газетага әңгәмә бирүен үзенчә аңлатуы турында язылган. Ул, чөнки бу басма “бер кемнең дә, бернәрсәсен дә яламый” дип әйткән икән. Моны “Свобода” радиосына биргән әңгәмәдә, баш мохәррир Дмитрий Моратов та раслады.

Әңгәмәнең эчтәлегенә килгәндә, укучылар аңа төрле реакция күрсәтә, кемдер Медведев белән бәхәскә керә, башкалар- буш сүзләр, Моратов Кремльгә фотога төшер өчен генә барган дигән тәэсир кала, дип яза. Өченчеләр – җаваплар әйбәт, аңлаешлы, дип мактау белдерә.
XS
SM
MD
LG