Accessibility links

Кайнар хәбәр

Слиска: Татарлар "язгы чир" белән авырый


Любовь Слиска
Любовь Слиска

Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска татар теленә икенче дәүләт теле статусын бирү тәкъдиме хупланмаячак, дип белдерде. Татар яшьләренең бу тәкъдимгә имза җыю эшен ул "язгы чир" дип атады.

2 апрельдә Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы Русиядә татар теленең икенче дәүләт теле статусына ия булуын яклап, имза җыю эшен башлады. Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Руслан Айсин сүзләренчә, алар әлеге имзаларны Русия Дәүләт Думасына юлларга җыена.

"50-100 мең имза җыелса, без Русия Дәүләт Думасына хокукый инициатива белән чыгарга телибез. Дөнья күләмендә андый тәҗрибә бар. Мисал өчен Финляндиядә швед халкы 6% гына тәшкил итә, әмма швед теле анда дәүләт теле булып тора. Русиядә татарлар сан белән икенче урында, татар теле икенче иң таралган тел, без аңа дәүләт теле статусы бирелүен телибез", диде ул.

Әммә Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска татар теленә икенче дәүләт теле статусын бирү тәкъдиме Думада хупланмаячак дигән ышаныч белдерде. Регнум хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә ул "Русиядә татарларга караганда украиннар һәм белоруслар күбрәк яши", диде һәм татар яшьләренең бу ниятен "язгы чир" дип атады.

XS
SM
MD
LG