Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миначев фатирында тентү булган




15 апрельдә “Ватан” фиркасе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев һәм фирка активисты Әскәр Бикбаев фатирында тентү булган. Аларның компьютерлары һәм кайбер язмалары билгесез вакытка тартып алынган.

Шунысы да кызык, тентүне Мәскәү милициясе түгел, ә Чаллы тикшерүчесе Галиуллин язган карар нигезендә Чаллыдан килгән миллиционерлар ясаган.

Алар 15 апрельдә кичке тугызынчы яртыда Мөхәммәт Миначев фатирына килгәннәр. Ләкин Мөхәммәт әфәнде аларны фатирына уздырмый, үзе үк миллиция чакырган. Тентү һәм протоколлар язу төнге сәгать беренче яртыга кадәр дәвам иткән. Алар киткәннән соң йоклый алмадым, ди Мөхәммәт әфәнде.

Мөхәммәт Миначевка инде җитмеш икенче яшь. Ул үзенең җитмеш еллык юбилеенда башкарган эшләренә хөрмәт йөзеннән, Русиянең Татарстандагы вәкиле кулыннан Казанның 1000 еллыгына багышланган медаль алган иде. Ул вакытта аны Бөтендөнья татар конгрессы мактау хаты белән дә бүләкләде.

“Ватан” фиркасе татарларга карата булган тискәре мәгълүматка да битараф калмый торган оешма. Алар милли компонентны яклап та, шулай башка вакыйгаларга карата да урам җыеннары оештырып, үз фикерләрен белдерәләр.

“Чаллыда узган Милли мәжлес утырышында мин катнашмадым. Ләкин тентүләр, тикшерүләр шул Милли мәҗлес уңаеннан ясалган булуы да мәгълүм”, диде ул.

Мөхәммәт Миначев бу тентүләрне, сорау алуларны канунсыз дип саный. “Әгәр дә мәхкәмә карары нигезендә ясалган булса – бездә канун эшли дип әйтеп булыр иде. Ә бит болар бары тик тикшерүче теләге белән эшләнгән эшләр. Һәм алар аны "үзенчәлекле очрак" дип атыйлар. Биредә нинди үзенчәклекле очрак булсын. Сугыш башланганмы әллә кораллы баш күтәрү булганмы?”, ди Мөхәммәт Миначев.

“Хәзер инде компьютерым юк. Шуның өчен баш прокурорга шикаятьне кулдан язам. Бу хәлләрне болай гына калдырырга уйламыйм. Хәзер инде кануннарны яхшылап өйрәнәчәкмен. Кибеткә барып җинаять эшләре турындагы каннунар җыентыгын алырга кирәк булыр”, диде Мөхәммәт Миначев.

Без Мөхәммәт Миначев белән телефоннан сөйләшкән арада, тикшерүче Галилуллин, бер сәгатьтән сезгә сорау алырга киләчәкмен, дип хәбәр иткән.
XS
SM
MD
LG