Accessibility links

Кайнар хәбәр

КДУ-да эш урыннары өләшәләр


Казан дәүләт университетында “Русиянең киләчәк кадрлары” исемле университетара эш урыннары ярминкәсе узды.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел уку йортларын тәмамлаучыларның 12 меңгә якыны эшсез калырга мөмкин. Белгечләр беренче чиратта яшьләрне эшче һөнәрләргә тартырга кирәк, ди. Чөнки бүгенге көндә республикада эшчеләргә кытлык.

Заманында, зәвыкка ияреп, яшьләрнең күбесе югары уку йортларына агылды. Мондый күренеш бүген дә дәвам итә. Аның каравы, республикада 60 мең эшсезнең күпчелеге югары белемле. Бигрәк тә бүгенге көндә юрист белән икътисадчылар эш таба алмый, ди белгечләр.

Әлеге проблема белән югары уку йортлары үзләре дә борчыла башлады. Казан дәүләт университетында “Русиянең киләчәк кадрлары” исемле университетара эш урыннары ярминкәсе узды.

Казан дәүләт университетының студентларга эш табырга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Ирек Җәләлетдинов, ярминкәдә дистәләгән ширкәт студентларга эш тәкъдим итә, ди.

“Ширкәтләр арасында студентларны даими һәм вакытлыча эшкә чакырганнары бар. Казанның мәшгульлек үзәге гадәттә студентларны эшче һөнәрләренә чакыра. Мондый ярминкәләрнең үтүе кризиска гына бәйле түгел. Без аларны 2007 елдан үткәреп киләбез. Быел укуны тәмамлаучы яшьләргә исә, эш табуы авыррак булачак. Министрлык эшсез калучыларның санын 12 мең кеше дисә дә, бу фаразлар гына. Чынлыкта исә төгәл саннар көз көне генә билгеле булачак”, ди Ирек Җәләлетдинов.

Казан дәүләт университетын тәмамлаучы яшьләрнең күпмесе эш таба алмый дигәнгә, Ирек Җәләлетдинов төгәл җавап бирә алмады. Әлеге ярминкәдән соң исә, ничә студентның эш тапканы тикшереләчәк, ди ул.

Җәләлетдинов югары уку йортына укырга кергәндә, абитуриентларга хисаплау матиматикасы һәм кибернетика, механика, математика, физика факультетына керергә киңәш итә.

Аның сүзләренчә, юрист белән икътисадчылар да кирәк, әмма аларны эшкә алганда күп очракта, хезмәт тәҗрибәсе булуны таләп итәләр. Шуңа күрә бу белгечтәгеләргә эш табуы авыррак.
XS
SM
MD
LG