Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "террор ихтималы турында" кисәтәләр


Федераль Иминлек Хезмәтенең Татарстан бүлеге хәбәренә караганда, интернетта чыккан Әл-Каиданың Казанда террор гамәле әзерләве турындагы белдерүдән соң Татарстан башкаласында иминлек чаралары ныгытылган.

Шартлаулар Горбунов исемендәге берләшмәдә һәм "Искож" берләшмәсендә 19 апрель православларның Пасха көнендә әзерләнгән.

Халыкара террор оешмасының 8 әгъзасе хәзер Казанда, дип фаразлана. Аларның бер өлеше Казанга Азәрбайҗаннан эшкә килүчеләр сыйфатында килгән Русия ватандашлары.

Ике берләшмә дә шартлату куркынычы турында хәбәрдар. Җитәкчелек өстәмә иминлек шартлары күрелде, дип хәбәр итте.

Казан эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы Игорь Силко бу хәбәрне раслады.

"Казан халкын уяу булырга, шикле әйберләр табылса шунда ук милициягә шалтратырга чакырабыз. "Шикле" кешеләр күрсәгез дә оялмыйча милициягә мөрәҗәгать итегез", диде Казан эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы.

XS
SM
MD
LG