Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ФСБ-сы: Казанда террор ихтимал


Федераль Иминлек Хезмәте ФСБның Татарстан бүлеге хәбәренә караганда, Әл-Каиданың террор гамәле әзерләве турындагы белдерүдән соң Казанда иминлек чаралары ныгытылган.

Федераллар, шартлаулар Горбунов исемендәге берләшмәдә һәм "Искож" берләшмәсендә 19 апрельгә, православларның Пасха көненә әзерләнгән, дип белдерә.

Халыкара террор оешмасының 8 әгъзасе хәзер Казанда дип фаразлана. Аларның бер өлеше Казанга Азәрбайҗаннан эшкә килүчеләр сыйфатында, әмма алар Русия ватандашлары, ди ФСБ.

Ике берләшмә дә шартлату куркынычы турында хәбәрдар. Җитәкчелек өстәмә иминлек шартлары күрелде, дип хәбәр итте.

Казан эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы Игорь Силко бу хәбәрне раслады.

"Казан халкын уяу булырга, шикле әйберләр табылса шунда ук милициягә шалтратырга чакырабыз. "Шикле" кешеләр күрсәгез дә оялмыйча милициягә мөрәҗәгать итегез", диде Казан эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы.
XS
SM
MD
LG