Accessibility links

Татарлар Израильгә керә алырмы?


Казаннан туры очкыч йөри башлагач төрки фамилиялеләрне чиктә кире бормаслармы? Тель-Авивка беренче очкыч 24 майда кузгалырга тиеш.

Казандагы бер турширкәт вәкиле Азамат Сабиров та утырган автобусны Мисырда ял иткән вакытта Израильгә сәяхәткә барганда кире борганнар. “Чөнки автобустагыларның күпчелеге төрки фамилияле иде, безнең күп кенә исем-фамилияләребез гарәпләрдән бит”, ди Сабиров. Бу сорауны ул Казаннан Тель-Авивка булачак туры рейсны тәкъдим итү чарасы вакытында Израиль илчелеге вәкиленә юллады.

Әгәр якшәмбе көннәрендәге Израиль белән Татарстан арасындагы һава бәйләнеше уңышлы эшләп китсә, татарлар юлга чыкмас дип беркем дә әйтә алмый.

Нэта Пелег-Брискин
“Израиль Русиядән мөселман фамилияле кешеләр килгәнгә күнекмәгән. Шуңа күрә һәр мөселман фамилиясе компьютер аша тикшерелә, бу хәл күп вакыт ала. Менә безнең хәзер Татарстаннан яңа рейс ачыла. Монда мөселман фамилияле кешеләр дә күп.

Израильнең туризм министры яңа кеше – Стас Мисежников. Ул Русиядән килгән. Мондагы хәлләрне яхшы белә. Шуңа күрә, без иминлек хезмәте белән махсус эш алып барачакбыз. Һәм Русиядән, Казаннан “Татарстан” һава ширкәте” очкычы килгән вакытта мөселман фамилиялеләр күп булачак һәм аның гадәти күренеш икәнлеген аларга аңлактачакбыз”, ди Израиль илчелегенең икътисад һәм туризм киңәшчесе Нэта Пелег-Брискин.

Киңәшче Израильдә террор гамәлләре күплеккә, иминлек чараларының да каты булуына басым ясады. Русия белән ике арада виза мәшәкатьләре бетерелгәч Израиль ягы паспорт контролендә хәлләр җиңел булмас, дип уйлаган булган. Әмма Нэта Пелег-Брискин сүзләренчә, бүгенгә барсы да җайлы гына бара икән.

24 майдан Тель-Авивка кадәр һәм аннан кире Казанга очачак даими рейска Израиль вәкилләре дә, турширкәтләр дә әлеге илгә Татарстаннан сәяхәтчеләр артыр дип өмет баглый.

Хәтта, бу очкыч йөри башлау турында сүз чыккач, Израиль ягы операторлары ислам тарафдарлары өчен махсус “Хаҗ туры” да әзерләгән. Алар әйтүенчә, Мәккә һәм Мәдинәдән кала Иерусалим мөселманнар өчен өченче изге урын булып тора. Шуңа күрә бу илгә йөрүче мөселманнар артырга мөмкин.

Шундый сәяхәт тәкъдим итүче туроператорларның берсе Казанга да килгән иде. 8 көн дәвам итәчәк сәяхәтнең 2 көне Вифлеемда, 3 көне Иерусалимда, соңгы ике көне Твериядә үтәчәк.

Тик менә 5нче көндә тәкъдим ителә торган программа гына чын ислам тарафдарларының күңеленә хуш килмәскә мөмкин. Анда “Эйлат култыгы буйлап көймәдә сәяхәт. Төшке аш һәм шәраб та тәкъдим ителәчәк” диелгән.

Бу тур безнең Израильдә нәкъ ислам дине тарафдарлары төркеме белән эшли торган гидлар тарафыннан төзелде, дип белдерә әлеге турширкәт башлыгы Александар Сонц.

“Безнең сәяхәтләр дөньяви юнәлештә. Без һәркемне дә хөрмәт итергә тиеш. Шуңа күрә, кешегә сайлау мөмкинлеге калдырабыз. Күпләр комда ятып кызынып ял итергә килгәч, һәркемнең җанына туры килгәнне тәкъдим итергә тырышабыз. Әлеге турга килгәндә ул – дөньяви ислам тарафдарлары өчен була инде. Монда намазлар да тәкъдим ителми һәм шулай ук үзләре теләгәнчә ял итү мөмкинлеге дә каралган”, ди Александр Сонц.

Һәм шулай ук, нәкъ бу программага үзгәрешләр кертелергә мөмкинлеген дә кире какмый.
XS
SM
MD
LG