Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:30

Русиянең тарихи шәһәрләре исемлегендә Татарстаннан 9 урын бар. Тагын дүртәү – Буа, Бөгелмә, Менделеевски һәм Мамадыш республика дәрәҗәсендәгеләр.

“500 еллык тарихы булган Арча да исемлеккә керергә тиеш. Бер яктан караганда, 200 еллык Менделеевски исемлектә. Бу тарихи дөреслеккә туры килми”, дип белдерә Русиянең архитектура-төзелеш фәннәре академиясе әгъзасы Фәридә Зәбирова.

Бу хакта ул “Мәдәни туризмны үстерүдә Татарстанның тарихи-мәдәни мөмкинлекләре”н тәкъдим иткәндә әйтеп узды. Зәбирова сүзләренчә, Балык Бистәсе дә иң кимендә республика исемлегендә булырга тиеш.

Фәридә Зәбирова турширкәт вәкилләре һәм кызыксынып килүчеләр алдында Татарстанның мәдәни-тарихи катламнарын монгол яуларына хәтле берничә гасыр арткарак ук “сүтте”.

Биләр зур җирләрне биләгән, гөрләп торган шәһәр вакытында, Мәскәү кечкенә авыл булган, дигәч Русиядән килгән турширкәт вәкилләре авызларын ачып калды. Бүген бик бай тарихи - мәдәни мирас сәяхәт максатларында кулланылмый. “Бу туризмны киләчәктә үстерү өчен зур байлык та булып торырга мөмкин”, ди Зәбирова.

Мисал өчен, шундыйларның берсе – “Бөек Идел юлы” проекты тормышка аша да башлаган булган икән. Осло – Петербур – Ярославль – Болгар – Әстерхан аша үтеп бу юл үз вакытында Тәһранга кадәр үк барып җиткән.

Узган гасыр ахырында төрле өлкәләрнең башлыклары белән килешүләр төзеп туристлар өчен әлеге юлны торгызу эшләре дә башланган булган. Әмма туктап калган. Кабат бу маршрут тернәкләндерелерме, ансын әлегә беркем дә әйтә алмый ахыры.

Шулай ук бүгенге көндә шәһәрләрнең тарихи манзарасын саклау да иң актуаль проблемаларның берсе булып кала. Татарстан шәһәрләреннән иң яхшы манзара Алабугада икән. Берничә гасыр элек ничек булган, бүген дә шулай дип әйтергә мөмкин.

Ә менә Чистайга килгәндә, тау башына зур итеп төзеп куйган элеватор панораманы бозып тора, ди Зәбирова. Казан Кирмәне манзарасын әйтеп тә торасы юк инде, дип авыр сулады ул. Манзаралы шәһәрләр туристларны җәлеп итүнең үзенчәлекле бер тылсымы, мөгаен…

Зәбирова сүзләренчә, һәр көн саен җир шарында бер тарихи-мәдәни урын юкка чыгып тора. Русия кануннары да, тарихи һәйкәл булган урынарны сатып алган инвесторлар һәйкәлне саклап калсын өчен, көйләнмәгән икән.

“Менә мин үзем Мәрҗәни мәчете тирәсендәге бөтен комплексны реставрацияләүне эшләгән идем. 16 корылма иде анда. Менә туристларга Мәрҗәни мәчете янындагы мемориал урынны күрсәтергә мөмкин. Анда Апанаевлар йорты да, мәдрәсәсе дә, хәйрия үзәге дә бар. Аны Юнысовлар мәйданы комплексы итеп күрсәтергә мөмкин. Әлегә күрсәтер әйбер бар. Әмма Беркутовлар йортын яндырдылар. Калган тарихи корылмалар күз алдында бик тиз җимерелә. Безнең максат – булганны саклап калу”, ди Фәридә Зәбирова.

Шуның өчен әле яңа гына Русиядә тарихи һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге оештырылган. “Безнең максат хакимиятләр белән кулга-кул тотынып, аларга ярдәм итеп эшләү”, дип белдерә Зәбирова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG