Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:05

Япон электрон ширкәтләрендә кыскартулар


Дөньяның эре ширкәтләрендә финанс кризис аркасында хезмәткәрләр санын кыскарту дәвам итә.

Япониянең Toshiba ширкәте ел азагына кадәр үзенең 4 меңләп хезмәткәрен кыскартачагын белдерде. Соңгы 12 айда ширкәт 3.5 миллиард доллар акчасын югалткан. Кесә телефоннарын ясаучы Sony Ericsson 2.5 мең хезмәткәрен эштән чыгара.

Кризис аркасында электрон җиһазлар сатып алу нык кимеде.

XS
SM
MD
LG