Accessibility links

Куба АКШ белән сөйләшергә риза


Куба АКШ белән төрле мәсьәләрдә - хаттә хокук яклау өлкәсе турында сөйләшергә әзер булганын белдерде. Бу хакта Куба президенты Раул Кастро Венесуэлага сәфәрендә әйтте.

Аннан алда АКШ президенты Барак Обама АКШның Кубага бару һәм акча җибәрү чикләүләрен гамәлдән чыгарудан соң Һаванадан да җавап чаралар көтә, дигән иде.

Бүген Тринидад илендә "Америка саммиты" ачыла. Куба демократик ил булып саналмавы сәбәпле анда чакырылмаган.
XS
SM
MD
LG