Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан һәм Русия президентлары очраша


Бүген Мәскәүдә Азәрбайҗан һәм Русия президентлары Илһам Алиев һәм Дмитрий Медведев очраша. Очрашуда сүз газ өлкәсендә хезмәттәшлек, Көньяк Кавказ һәм Таулы Карабахтагы вазгыять, Каспий диңгезе байлыкларына хокуклар кебек мәсьәләләр турында барачак, дип көтелә.

Бүгенге көндә азәри газын Русиягә куу турында сөйләшүләр бара. "Русиянең бу мәсьәләдә бер нинди дә сәяси ниятләре юк, хезмәттәшлек базар мәнфәгатьләренә нигезләнеп корыла", диде Русиянең Бакудагы илчесе Владимир Дорохин.

Илче сүзләренә караганда, Русия Азәрбайҗанның Набукко проектыннан чыгуын таләп итми.
XS
SM
MD
LG