Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булачак табиб - кеше үтерүче


Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә “Әллә соң ахырзаманмы бу?” дип тел шартлатырлык вакыйга булды.

Шәһәрдәге медицина коллиятендә укучы бер талибә үзенең дус кызын чәнчеп үтерде. Ул аңа ун тапкыр пычак белән кадаган. Шушы җинаятьтә шикләнеп кулган алынган талибә кыз үзенең гамәлен саклану чарасы гына дип акланырга тырыша.

Имеш, аңа дус кызы, бераз кич утырганнан соң, беренче булып үзе пычак белән кизәнә башлаган. Шуннан соң гына сакланырга мәҗбүр булдым, ди кулга алынган кыз.

Әмма милиция хезмәткәрләре һәм махсус тикшерү төркеме моның явызлык белән эшләнгән булуына шикләнми. Саклану өчен генә бер кешегә ун тапкыр пычак белән чәнчү башка сыймаслык хәл, дип белдерә хокук саклаучылар.
XS
SM
MD
LG