Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозициягә урам җыены үткәрү тыелды


Башкортстанның берләшкән оппозициясе бу атна азагында, шимбә көнне Уфада урам җыены оештырырга тиеш иде.

Әмма Уфа шәһәре хакимияте бу чараны үткәрергә рөхсәт бирмәгән. Митинг өчен рөхсәт сорап язылган гариза дөрес төзелмәгән дигән сылтау белән җавап биргән башкала түрәләре. Хәзер инде республика оппозициясе шушы урам җыенын 1 май көнне үткәрергә ниятли. Аның өчен рөхсәт алуга барлык документлар да тапшырылган инде.

Оппозиция көчләре үз каршылык чарасында социаль мәсьәләләрне күтәрергә, шулай ук республика хакимиятләренең икътисади һәм сәяси иҗтимагый тормыштагы хаталарын җәмәгатьчелеккә җиткерергә исәпли.

Шул ук вакытта, республикадагы башкорт милли оешмалары үзләренең урам җыенын 25 апрельдә үк оештырачак. Бу хакта Бөтендөнья башкорт корылтаеның чираттагы утырышында игълан ителде. Әлеге утырышта Башкорт корылтае Башкарма комитетының рәисе итеп тагын да Румил Азнабаев сайлап куелды. Аны берничә ай элек кенә бу вазыйфадан төшергәннәр иде.

Бөтендөнья Башкорт корылтае киләсе атнаның шимбәсендә Уфада үтәчәк урам җыенының төп оештыручысы була. Әмма, Румил Азнабаев әйтүенчә, анда башка милли оешмалар да катнаша ала. Оппозиция көчләреннән аермалы буларак, башкорт милли оешмалары республика хакимиятләренә каршы түгел, ә аларны яклап чыгыш ясарга җыена.

Республика оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов әйтүенчә, Башкортстан президенты тиздән үз вазифасыннан алыначак дигән хәбәрләр куерганда, башкорт милли оешмалары аны яклап Мәскәү тарафларына үз кисәтүләрен җиткереп калырга ашыга.
XS
SM
MD
LG