Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутаты төрмәдән котылырмы?


Башкортстанның “Уфанефтехим” ширкәте җитәкчесе, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутаты Виктор Ганцев тирәсендәге хәлләр республика җәмәгатьчелеге игътибар үзәгендә кала.

Виктор Ганцевка үзе җитәкләгән ширкәттән салымнар түләмәү гаебе расланды. Бу хакта Русия Генераль прокуратурасы тикшерү комитетының баш тикшерү идарәсе вәкилләре белдерде. Виктор Ганцев үз ширкәте эшчәнлегеннән 1,5 миллиард сум салым түләмәгән дип әйтелә.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Виктор Ганцевны Русия прокуратурасы 2007 елның май аеннан ук хөкемгә тарту буенча тикшерү эшләрен алып бара инде. 2000 елдан “Башнефтехим” ширкәте җитәкчесе булган вакытта, Ганцев әфәнде алынган табышлардан 8 миллиард сумга кадәр салым түләмәүдә шикләнелгән иде. Бу кырын гамәл Байконурдагы оффшор төбәкләрдәге ширкәтләргә табышларны күчерү тәртибендә эшләнгән дип әйтелә килде. “Башнефтехим” - Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов карамагындагы ширкәтләрнең берсе булды.

Виктор Ганцевка карата тикшерү эше Русия югары мәхкәмәсе тарафыннан быел февраль аенда, дүртенче тапкыр кире карау өчен, Уфага җибәрелгән иде. Әмма бу юлы да, төрле сәбәпләр белән, Башкортстан югары мәхкәмәсе бу эшне караудан баш тартты. Шуннан соң, Башкортстан хакимиятләре сүзеннән чыга алмаган республика югары мәхкәмәсе карамагыннан бу эш Мәскәүгә алынды.

Шулай итеп, Виктор Ганцевны хөкемгә тарту өчен, мәхкәмә карары таләп ителми дә булып чыкты. Русия баш прокуратурасының тикшерү комитеты бу эшне хәзер үз карамагына алгач, Виктор Ганцевны җинаять җаваплылыгына тарту мөмкинлекләре шактый артты. Әмма аның төрмәгә утыртылуына Башкортстанда күпләр икеләнү белдерә. Уфадагы киң билгеле галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин әйтүенчә, күп акчалар бу очракта да ярдәмгә килергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG