Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка Европа Берлеге саммитына чакыру алды


Беларус президенты Александр Лукашенка киләсе айда Прагада үтәчәк Европа Берлеге саммитына чакыру алды. Чакыруны аңа Минскида сәфәрдә булган Чехия тышкы эшләр министры Карел Шварценберг тапшырды. Чехия бу ярты елда берлектә рәислек итә.

Лукашенка Прага саммитына киләчәген әле хәбәр итмәде.

Соңгы арада Европа Берлеге белән Беларус мөнәсәбәтләренең җылынуы күзәтелә.

Майның 7нә билгеләнгән саммитта Европа Берлегенең "Көнчыгыш Хезмәттәшлеге" программасы игълан ителер дип көтелә. Бу программа кысаларында берлек Украина, Молдова, Грузия, Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм Беларус дәүләтләре белән хезмәттәшлек итәчәк.
XS
SM
MD
LG