Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:07

Мансур Сәгъдиев күп еллар дәвамында төрле интернет сәхифәләре үткәргән бәйгеләрдә катнашып килә. Быел исә ул tatarlar.ru үткәргән бәйгедә “Татар активисты” исеменә лаек булды.

Оренбурда яшәүче Мансур Сәгъдиев милләт үсешен заманча мәгълүмат технологияләрен, татарларның интернет челтәренә керүе белән бәйли. Тәҗрибәле милләттәшебез яшьләрдән уздырып интернет сәхифәләре булдыра, вертуаль дөньда татарларга лаеклы урын эзләүдә катнаша. Интернет турында аның фикерләре киң җәмәгатьчелек өчен кызыклы һәм мөһим.

“Шәһәребезнең татар яшьләре оешмасы тәҗрибәсе белән танышканда, татар интернеты үсешенә дә караш ташламый булдыра алмадым.

Интернет минем өчен ят нәрсә түгел. Тик, кыска вакытка гына кереп-чыгып йөреп, аның киң мөмкинлекләрен ачып бетереп була мени? Фатирыбызга лимитсыз интернет керткәч, челтәргә даими керү мөмкинлекләре бермә-бер артты. Татар интернеты канат җәя генә башлаган яңа гасыр башы белән чагыштырсаң, алгарыш исләрең китәрлек!

Сүзем сайтлар саны һәм аларның сыйфаты күзгә бәрелеп югары күтәрүе турында түгел - дөнья пәрәвезендә моңа кадәр күрелмәгән аралашу ысуллары көнләп түгел сәгатьләп үсеп бара!

Мин монда киң популярлык казанган “Одноклассники”, “Вконтакте”, “Мой мир” челтәрләрен күздә тотам. Үзем күптән түгел генә теркәлү үткән вакытта vkontakte.ru челтәрендә ( 28 миллионнан артык кулланучы теркәлгән) иде. Әле игътибар итсәм аларның саны 31 миллионга җитеп бара. Әнә шул “Вконтакте”да күргән-ишеткәннәрем турында гына әйтеп үтәсем килә.

Бу челтәр һәр кулланучыга бушлай үз интернет-сәхифәсен ачу мөмкинлеге бирә. Анда сәхифә хуҗасының анкетасы, фотолары, видео-аудио язмалары, дуслары исемлеге һм башка материаллар урын ала. Шунда ук хуҗа катнашкан төркемнәр исемлеге һәм аларга кереп карау сылтамасы да урнашкан.

Төркемнәр турында аерым сүз. Анализланган челтәрдә инде 6 миллионга җитеп килә. Челтәргә керүчеләр теләк-омтылышларына яраклы итеп фикердәшләре белән берләшә алалар.

Һәр файдаланучы үзе дә яңа төркем җыярга мөмкин. Аларның саны секунд саен арта тора. Монда нинди генә экзотик төркемнәр юк!

Уйлап өлгермәдем, “Татар театры” төркеме ачтылар. Күз ачып йомганчы анда 41 кеше теркәлде, 10 татар театрының фотоальбомнары тулыландырыла башланды. Мин дә үз өлешемне керттем. Фәйзи театры артистлары фотоларын, театрның февраль, март айларына репертуарын урнаштырдым. Күршедән күрмәк – күчермәк, дигәндәй, “Нур” театры фанатлары төркеме пәйда булды.

Үзебезнең Оренбур татарлары берләшмәләренә тукталыйк әле. Өлкә яшьләр оешмасы “Яшьлек-Молодость”тан (594 әгъза) тыш “Көнчыгыш Оренбуржьеның татар яшьләре хәрәкәте”(274 әгъза), “Татары Оренбурга”(908 әгъза), “Село Султангулово”(71 әгъза), “Бакай – туган авылым” Сарманай, Яфар, Яңа Муса авыллары һәм башкалар төркемнәр гамәлдә.

Шәхесләргә килсәк, тиз арада Лиана Батталова, Виолетта Вәлишина, Рифат Зариповларны эзләп таптым. Болар татар сәнгатенә өлеш кертердәй өметле яшьләребез. Әсәкәй кызы Виолетта Казанда “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсының финалында Муса Җәлил театры сәхнәсендә өлкәбез татарлары сәнгатен тәкъдим итәчәк.

Төркемнәрдә рус сүзе төп урынны биләсә дә, челтәрнең татар хәрефләре белән бернинди чикләүләрсез аралаша алу мөмкинлеге бирүе - соңгы елларның бәяләп бетәлмәслек казанышы!

Эшләр болай барса, бернинди этләшүләр дә татарның гасырлар буе чарланган әдәби телен бетерә алмаячак, дигән өмет ныгыды миндә! Әмма, җәмәгать, интернеттагы татар төркемнәренә тел һәм контент (интернетка чыгарыла торган материал – файллар) белән ярдәм кирәк.

Менә әле өлкәбездән татар телендә чыгып килгән сайтларым да гамәлдән чыкты. Сәбәбе – сайтларым урнашкан oren.ru доменының лицензиясе тәмамлану. Инде миңа аларда урнаштырылган материалларны халыкка җиткерүнең башка юлларын эзләргә туры киләчәк. Ярдәмчеләр булмаса, түләүле сайтлар ачып изаланмам инде. Моның күпме көч сораганын үз тиремдә татыган кеше ич мин. Шулай да якташларымны мәгълүматтан аермам әле.

Эш башланды инде. “Орентатхәбәр” дип аталган ике телле клуб ачып куйдым. Ул бөтен дөньяга сибелгән татар якташларыбызның хәбәрләшү мәйданына әйләнәчәк. Анда бүгенге кәндә 80-ләп кеше теркәлгән. Клубның теләсә кайсы әгъзасы (ә аңа керү чикләнмәгән) үз компьютерыннан хәбәр уку гына түгел, үз яңалыгын да кертү мөмкинлегенә ия була бит – бушлай теркәл һәм эш башла!

Милләттәшләребез катнашкан төркемнәргә Фәйзи театры афишасы даими таратыла, музыкаль файллар куела, фикер алышу өчен үз телебездә темалар ачыла.

Ул темаларга да кагылыйк әле. Күп фикер алышучыларга мөгамәлә культурасы җитми. Бер-берсен рәнҗетү дисеңме, кешене түбәнсетүгә юнәлтелгән темалар тәкъдим итү, дисеңме, барын да күрергә мөмкин челтәрдә.

Татар телле төркемнәрнең администраторлары төркеменә кердем. Сылтамалар белән китеп бераз карансам, сүгенүчеләр төркеменә тап булдым. Ярты төркемнең хатын-кыздан торуы үзе генә дә шаккатыргыч факт түгелме?!

Йә булмаса тагын бер мисал: ислам дине турында гәп куерталар. Мин дә әңгәмәгә кереп киттем дә, бер егеткә “Ислам дине эволюциягә ничек карый?” дип сорау бирдем. Егетем почтама үтенечен язган: “Мин бит абый, әле шәкерт кенә. Сез соравыгызны менә шул-шул җиргә языгыз, без хәзрәткә тапшырырбыз, ул аудиоязма рәвешендә җавап бирер”, дигән.

Мин шәкертнең шартын үтәдем. Әмма җавап һаман да алынмады әле. Әлеге хәзрәт турында фикер йөртә алмыйм, әмма миңа ярым-надан муллалар язган язмалар белән очрашырга туры килгәне бар. Әнә бит әле дә югалып калмаганнар: аудиоязмада орфография юк инде анда. Монысы да үз милләтебез прооблемасы.

Әстерхан татарларының активлыгы сокландырды мине. Фикерләшү темалары гына бераз гаҗәпләндерде: христианлык турында иде ул. Анда керәшеннәр күпчелекне тәшкил итәдер дип уйламыйм. Хәер, һәр тема буенча күпчелектә үз фикере бар бит инде.

Күзгә ташланган нәрсә тагын шул: монда бит һәркем диярлек йә югары белемле, йә инде югары белем алу юлында. Бик күпләрнең дипломнарын ничек язуын белсәк тә, югары интеллектлы яшьләребез күп, бик күп икән әле! Бауман техник акдемисендә генә дә күпме татарларыбыз белем ала икән бит.

Аралашуның күп очракта рус телендә баруын әйтеп үткән идем инде. Бигрәк тә саф татар авылы балаларының үзара русча аралашуын күзәтү авыр. Анысы да ватып-җимереп бит әле.

Тик монда да соклангыч мисаллар бар. Томскида туып, рус мәктәбендә укып, югары уку йортын рус телендә тәмамлап, татар телендә, татар хәрефләре белән хат язган милләттәшебез сокландырды мине.

Баксаң, ул моңа күбрәк үз тырышлыгы белән ирешкән икән. Билгеле гаиләдә татарча аралашуның роле зур булгандыр. Тик бит тел камиллегенең нигезен язма тел тәшкил итә. Ата-ананың бу юнәлештә мөмкинлекләре бик зур түгел.

Өлкән яшьтәге милләттәшләребез интернетта бик сирәк. Һәрхәлдә мин әле яшьтәшләремә тап булганым юк. Дөрес, анда 70-80 яшьтәгеләр төркемнәре дә очрый. Ни кызганыч, алар безнең милләттән түгел.

Менә интернетның кемнән үрнәк алырга дигән соравына да җавап эзли башладык ахыры. Үз кабыгыбызга бикләнергә ярамый безгә. Искиткеч төркемнәр бар анда. Әйтик, Сергей Васильевич Рахманиновка багышланган төркемгә 54 меңнән артык кулланучы теркәлгән. Чөнки анда шулкадәр хәзинә тупланган! Мөгаен урнаштырылган музыканы гына тыңлап бетерү өчен дә берничә ел гомер кирәк булыр! Бөтенесе системалаштырып урнаштырылган.Ә бит анда фотоальбомнар, картиналардан күчермәләр, китапларга кадәр бар. Менә шундый күркәм үрнәкләрдән өйрәнергә кирәк безгә!

Тарих арбасыннан төшеп калмыйк дисәк, тырышырга туры киләчәк, милләттәшләрем!”, дип сүзен тәмамлады Оренбурда яшәүче татар интернетчысы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG