Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:35

Обама: тоткыннарны азаплаганнар җәза алмаячак


2008дә АКШта азаплауларга каршы урам җыеннары узды

2008дә АКШта азаплауларга каршы урам җыеннары узды

Буш чорында тоткыннарны азапларга рөхсәт биргән күрсәтмәләр басылып чыкты. Обама күрсәтмәләрне тәнкыйтьләде. Әмма моның өчен җәза билгеләнми.

"Тарихыбызның караңгы һәм катлаулы чорын кичердек. Әмма авырлыклар заманында тарихны гаепләүнең бер файдасы да булмаячак," диелгән АКШ президенты Бара Обама белдерүендә.

Элекке президент Дҗордҗ Буш чорында Үзәк күзләү идарәсенә тоткыннарны азаплау хокукын биргән күрсәтмәләр бу атнада җәмәгатьчелеккә ачылды.

Бу документларда сорау алу ысуллары исемлеге бирелгән һәм аларның рухи яки физик зыян китермәве сәбәпле – "азаплау" дип аталмавы әйтелгән. Исемлектә, мисал өчен, сорау алу вакытында "суга батыру" кебек ысул бар. Бу ысулның АКШта 11 сентябрь һөҗүмнәре белән бәйле кулга алынган тоткыннарга карата кулланылганы хәбәр ителгән иде.

Обама бу күрсәтмәләрне тәнкыйтьләп чыкты һәм алар "АКШның рухи йөзенә зыян сала" дип белдерде.

Тоткыннарга карата мондый чаралар күргән күзләү хезмәткәрләренә җәза билгеләнмиячәк, диде Обама.

2009 елның 22 гыйнварында Обама Гуантанамоны ябу турында фәрманга кул куйды
"Юстиция министрлыгыннан кануный күрсәтмәләр алып үз вазыйфаларын башкарган хезмәткәрләр җәза алмаячак", диде президент.

Буш чорындагы бу яшерен күрсәтмәләрнең халыкка ачылуын күп кенә хокукчылар яклап чыкса да, кайбер хокук яклаучылар Үзәк күзләү хезмәтенең җәзасыз калачыгына ризасызлык белдерде.

Президент булгач беренче көннәрдә үк Обама АКШның тоткыннарны азаплау ысулларын башка кулланмаячагын һәм бер ел эчендә Гуантанамодагы АКШ төрмәсен ябачагын белдергән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG