Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:02

Төркиядә арткан эшсезлек җитди төс алды. Моның сәяси һәм социаль тормышка да тискәре йогынтысы булачак. Ягъни хакимияттәге АК партия авыр хәлдә калуы мөмкин.

15 апрельдә Төркия статистика оешмасы 2009 елның гыйнвар ае өчен эшсезләр санын игълан итте. Шуңа күрә хезмәт яшендәге халыкның 15,5 %-ты эшсез. Димәк, рәсми статистик мәгълүматларга караганда, 3 миллион 650 мең, чагыштырмача бер Татарстан халкы хәтле кеше эшсез. Бу исә гыйнвар ае саннары. Әйтергә кирәк, феврал һәм март айларында икътисад күрсәткечләре тагын да төште.

Икътисад өчен җаваплы дәүләт министры Назым Әкрән, 2009 елда индустриаль үсеш 3,6 %-ка кимиячәк, дип белдерде. Ел ашыда исә хөкүмәт индустриаль үсеш 4 % булачак дип фаразлады. Димәк, хөкүмәт тә 7,5 %-ка ялгышты.

Эшсезләр саны бигрәк тә шәһәрләрдә, ягъни индустрия булган җирләрдә югарырак - 17,2 %. Яшьләр арасында исә эшсезлек тагын да куркынычрак икән. Үткән елда бу күрсәткеч 21,2 % булса, быел 27,9 %-ка үскән. Димәк, һәр өч яшь кешенең берсе эшсез. Әле болар рәсми саннар. Нинди дә булса бер эш урынына теркәлмәгәннәр белән эшсезләр саны рәсми санардан ике мәртәбәгә күбрәк.

«Түрк-иш» исемле һөнәр берлекләре конфедерациясе Төркия статистика оешмасы эшсезләр санын исәпләгәндә 27 миллион 799 мең кешене хезмәт яшендәгеләр исәбенә кертми, дип белдерә. Укучы, студент, өйдәге хатын-кызлар яки пенсионерлар эшли алырлык хәлдә булса да, статистик тикшерүләрдә санга алынмый.

«Түрк-иш»нең фаразына караганда, эш табудан өметен өзгән 2 миллион 394 мең һәм вакытлыча кыр эшләрендә эшләгән 290 мең кеше статистикага кермәгән. Боларның һәммәсе өстәлсә, Төркиядәге эшсезләр саны 6 миллион 334 меңгә җитәчәк. Ягъни рәсми эшсезләр 15,5 % булса, чынбарлыкта ул 26,9 %.

2009 елның гыйнвар аенда тулаем 20 миллион эш иясенең 22 %-ы авыл хуҗалыгында, 20 %-ы индустриядә, 5 %-ы төзү эшләрендә, 52 %-ы исә хезмәт күрсәтүдә эшли иде.

Ләкин автомашина, текстиль кебек Төркиянең зур индустрия тармакларында соңгы айларда продукциянең кимүе сәбәпле, күп кеше эштән чыгарылды. Бу да эшсезләр санын арттырды.

Төркия эшсезлек өлкәсендә дөньяда Көньяк Африкадан кала икенче, Европада исә беренче урынны алды. Киләсе ике ел эчендә икътисадның җанлану ихтималы да юк кебек.

2008 елда икътисад өлкәсендә Нобель бүләге алган профессор Паул Кругман Төркия банкрот куркынычы алдында дип фаразлый. Шушы илләр сафына Венгрия, Аргентина, Филиппин, Малезиа, Тайланд, Украина һәм Төркия керә.

Төркия статистика оешмасы, әле дөньякүләм иътисади кризисның тәэсирләре сизелмәгән вакытта (2008 елның октябрь аенда) 6500 чамасы кешедән сорау алган. Анда «Айлык керемегез чыгымнарыгызны каплый аламы?» дигән сорау куелган булган. Шуңа 20 % бик кыен, 32,5 % - кыен, 37 % - уртача, 10 % - җиңел генә каплый ала дигәннәр.

Башка бер сорау алуда 31,5 % халык үз керемнәре белән канәгать түгел, 10 %-ы һич канәгать түгел дигән. Бу исә алты ай элек булган нәтиҗәләр.

Кыскасы, Төркиядә арткан эшсезлек җитди төс алды. Моның сәяси һәм социаль тормышка да тискәре йогынтысы булачак. Башка сүзләр белән әйткәндә, хакимияттәге АК партия авыр хәлдә калачак. Шулай да төрекләр әйтмешли: “Чыкмаган җанда өмет бар әле”.

XS
SM
MD
LG