Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: НАТОның Грузиядә күнегүе "куркыныч"


Русия президенты Дмитрий Медведев НАТОның Грузиядә хәрби күнегүләр оештыру планын "ялгыш һәм куркыныч карар" дип атады.

Бу хакта ул Мәскәүдә сәфәрдә булган Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән матбугат очрашуы вакытында әйтте.

Пәнҗешәмбе көнне Русия НАТОга бу күнегүне үткәрмәүне сорап мөрәҗәгать итте. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу чараның төбәктә болай да какшаган тотрыклылыкка зыяны зур булачак, дип белдерде.

НАТО Грузиядә үтәсе күнегүләрдә зур хәрби җиһазларының кулланылмаячагын белдерә.
XS
SM
MD
LG