Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашапов эшендә прокурор үз сүзен әйтте


Прокурор 282-нче маддә буенча гаепләнүче Рәфис Кашаповка 1 ел 10 ай шартлы хөкем таләп итә һәм аның компьютерын юк итүне сорый.

Рәфис Кашаповка карата 10 февральдә башланган мәхкәмә эше ахырына якынлаша. Эш буенча 10-га якын утырыш узды. Бик күпләр бу мәхкәмәдән рухи яктан арыды. Шулай да мәхкәмәдә даими 30-40 кеше катнаша. Алар Чаллы ТИҮ-е һәм Кашапов тарафдарлары.

Урын булмау сәбәпле мәхкәмә барышын урамда көтеп торучылар да күп күп булды. Алдагы мәхкәмәләрнең берсендә Кашаповның җәмәгать яклаучыларының берсе булган Зәки Зәйнуллин: “Мәхкәмә шовинистик рухта уза, мин мондый театрда катнашмыйм”, дип протест белдереп, утырышны ташлап чыгып китте.

Утырышларның күбесендә катнашкан, аны күзәткән Украинада яшәүче Фәрит Рәхимов:

“Тарталар - сузалар, хөкем сөрүчеләр үзләренә эш табалар. Һаман да урыслаштыру сәясәтен куалар. Монда да бер дөреслек юк. Мәхкәмәгә Рәфисне түгел, яңа туган балаларны христианга әйләндерергә теләгән попны бирергә кирәк иде.Поп җинаять эшләде. Бу халыкара тавыш чыгара торган күренеш”, диде.
Ф.Рәхимов һәм Б.Азимов


Канадада яшәүче Батухан Азимов исә: “Канадада яшәп тә мондагы хәлне “Азатлык” аша белеп торабыз. Ана телебезне кысалар, бетерергә тырышалар. Кичә генә “Кара-каршы” тапшыруын карадым. “Яңа гасыр” аңа 20 минут вакыт бирелгән. Бөтен яклап кысалар.Патша заманында да булмаган хәл”, диде милләттәшебез.

Рәфис Кашаповка төп гаеп итеп, 6 язманы интернетта таратуда гаеп белдерелә. Мәхкәмә соравы буенча бу язмаларга Казаннан ике, Мәскәүдән тагын ике галим нәтиҗә-экспертиза язып биргән.

Алар Кашапов язмалары милләтара, динара ызгыш китереп чыгу ихтималы бар, дип нәтиҗә ясаган. Казан галимнәре Солтанов һәм Заһидуллин әлеге язмалар ызгыш чыгара алмый дигән бәя биргән. Бу бәя мәхкәмә эшенә теркәлмәде.

“Ызгыш чыгару ихтималы бар” дип бәя биргән лингвист экспертларны сорау алу өчен мәхкәмәгә чакыруны таләп иткән яклаучылар Сидоркина, Вәлиуллин таләпләре дә кабул ителмәде. Сидоркинаның “махсус белеме булмаган экспертларның бәя бирергә хокуклары юк” дигән сүзләрен дә кире кактылар мәхкәмәдә.

Хәзерге вакытта Сембердә психик авырулар дәваханәсендә булган Сергей Крюковның да Кашаповны яклаган мөрәҗәгатен кирәк санамадылар. Кашаповны яклап чыгыш ясарга килгән Казан журналисты, хокук яклаучы Сергей Гупало, Чаллының Лобачевский исемендәге клуб рәисе Сергей Спиринга да сүз бирмәделәр. Мәхкәмәдә әйттермәгән фикерне алар “Азатлык”ка җиткерделәр:

С.Спирин, Р.Мифтәхетдинов һәм С.Гупало
“Тикшерүчеләрнең мәхкәмәгә тапшырган материалларын дәлилләү мөмкин түгел. Бу материаллар сәяси заказ. Алар хокукый көчкә ия түгел. Шушындый юл белән махсус хезмәтләр Татарстандагы милли хәрәкәткә каршы эшли”, диде Гупало.

“Славян халыкларын өйрәнү буенча халыкара ассоциациядә Кашаповны хөрмәт итәләр. Аның чыгышларын, язмаларын халык батырыныкы дип кабул итәм. Май аенда Петербургта славян халыкларының икенче конгрессы уза. Кашапов конгресска чакырылу алды”, дип өстәде Спирин.

Мәхкәмә барышында Рәфис Кашаповка ашыгыч ярдәм чакырылды. Ярдәм күрсәтелгәч, прокурор гаепләү чыгышын башлады. Бу чыгышта мондый сүзләр бар иде.

“Кашапов Русия җитәкчеләренә каршы эшчәнлеге белән Русиянең бөтенлегенә куркыныч тудыра. Аның язмалары урыс халкының, христианнарның дәрәҗәсен кимсетә. Татар мәктәпләре Чаллыда бик яхшы эшли. Бездә татар һәм рус телләре тигез. “Чукындыруга - юк” дигән язмасы милләтара низаг тудыра”.

Шушындый гаепләүләрдән соң прокурор Мостафин Кашаповка 1 ел 10 ай шартлы хөкем, аның компьютерын юк итүен таләп итә.

Шуннан соң Рәфис Кашаповның яклаучылары Светлана Сидоркина сүз алды.
Светлана Сидоркина


Светлана Сидоркина үз чыгышында: “Гаепләү ягы хокукый кысалардан чыкты. Кашаповның гаебе расланмады. Ул барлык язмаларны ТИҮ карары белән җибәргән. Барлык шаһитләр Кашапов эшенә уңай бәя генә бирде. Аны беркем дә милләтчелектә гаепләмәде. Гаепләүче ягыннан булган 3 шаһит – ялган, уйлап чыгарылган шаһитлар. Язмаларга бәя биргән, экспертларның профессор исемнәре булса да, бу өлкәдә бәя бирерлек белемнәре юк. Аларның берсе – электротехник белеме белән.

Экспертиза җинаять эше кузгалганчы ясалган. Монысы да канунга каршы килә. Чаллы хәкимияте, Татарстанның хокук органнары, сәламәтлек министрлыгы бала тудыру йортындагы вакыйгага дөрес чара күрсә, җинаять эше ачылмас иде. Хәкимиятнең эшләмәве каршылык акцияләләренә китерде. Кашапов үзенең язмаларында милләтара сугышка өндәми, ул Русия дәүләт җитәкчеләрен тәнкыйтьли. Моны урыс халкы, христианнар белән бәйләргә ярамый.

Рәфис Кашапов шушында утырган әби-бабайлар белән үз халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау өчен тырыша. Мари илендә соңгы вакытта 80% милли мәктәп ябылды. Татарстанда татар мәктәпләре эшли икән, монда Кашаповның аның тарафдарларының хезмәте зур”, диде ул.

Шушы чыгыштан соң мәхкәмәдә катнашкан кешеләрнең күбесенең күзләре яшьләнде. Мари кызы Светлананы кочаклап, яратып рәхмәтләрен әйттеләр. Мәхкәмәнең соңгысы 22 апрельгә билгеләнде. Анда Рщфис Кашапов соңгы сүзен әйтәчәк.
XS
SM
MD
LG