Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алиев Русия белән дуслыкны югары бәяли


Русия һәм Әзербайҗан арасындагы мөнәсәбәтләр Кавказдагы тотрыклылыкның бер өлеше, дип белдерде Әзербайҗан президенты Илһам Алиев. Бу хакта ул ике яклы очрашуларга нәтиҗә ясаганда "Вести" каналына әйтте.

Көньяк Кавказда киңкүләм хезмәттәшлек урнашкан көн турында хыялланам, әмма бу турыда Әзербайҗанның территориаль бербөтенлеге торгызылгач, качаклар туган якларына кайткач кына әйтеп булачак, диде Алиев.

Әзербайҗан белән араларны җайламаса, Әрмәнстанга кризистан чыгу авыр булачак дип уйлый Алиев. Шул ук вакытта ул, Таулы Карабах мәсьәләсен чишү билгесез вакытка кадәр кичектерелергә мөмкин, дип әйтте.

Таулы Карабахтагы кораллы низагтан соң, Әрмәнстан белән Әзербайҗан арасында юллар ябылган иде.
XS
SM
MD
LG