Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Бәйрәмованың тагын бер мәкаләсен тикшерә


Прокуратура татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Фәүзия Бәйрәмованың тагын бер мәкаләсен тикшерә башлаган, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгы.

Сүз Милли мәҗлес рәисенең Идел-Урал легионы Корылтаеның 65 еллыгына багышланган мәкәләсе турында бара. Анда легионның максатлары турында әйтелә, "җәлилчеләр" төркеме эшчәнлегенә, милли лидерлар башкарган эшкә бәя бирелә.

Фәүзия Бәйрәмованың шушы мәкаләсе татар телендә “Мәдәни җомга” газетасында басылып чыккан булган, шулай ук ул русчага тәрҗемә ителеп интернетта да таратылган.

Агентлык хәбәр иткәнчә, Татарстан прокуроры шушы язмага хокукый яктан бәя бирергә кушкан. Бу мәкаләне тишкерү нәтиҗәләре Фәүзия Бәйрәмовага каршы ачылган эш материалларына өстәлергә мөмкин. Моңа кадәр, Милли мәҗлес рәисенең башка чыгышлары да тикшерелгән иде.

Әлегрәк Мәскәүдә “Ватан” фиркасы башлыгы Мөхәммәд Миначев һәм фирка активисты Әскәр Бикбаев фатирларында тентү булган иде.
XS
SM
MD
LG