Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла Вашингтонга илчесен кайтарырга мөмкин


Каракас – Венесуэла президенты Уго Чавес якын арада Вашингтонга илчесен кайтару ихтималын белдерде.

Бу турыда ул Тринидад һәм Тобагода барган Америка саммитында әйтте. Кушма Штатларның иң каты тәнкыйтьчесе саналган Чавес шимбә көнне җыен кысаларында американ президенты Барак Обама белән очрашып аның кулын кысты.

Чавес узган елның сентябрендә, Боливиягә "теләктәшлек" йөзеннән, американ илчесен Каракастан куган иде. Вашингтон җавап итеп Венесуэла илчесен чыгарды.

Американ президенты Барак Обама җыенда чыгыш ясап, кыйтганың бар илләре, шул исәптән элекке дошманы – Куба белән дә, "тигез партнерлык" урнаштыру тәкъдимен ясады.
XS
SM
MD
LG