Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә антифашистны яклап пикет үтте


Мәскәү – Якшәмбе Мәскәүдә нациларга каршы хәрәкәт активисты Алексей Олесиновны яклап пикет үтте. Чараны "Кеше хокуклары өчен хәрәкәт" һәм Мәскәү антифашистлары оештырган.

Алексей хулиганлыкта гаепләнә. Дүшәмбе Мәскәүнең Таган мәхкәмәсе аңа хөкем чыгарырга тиеш. Прокурор 5 ел төрмә бирергә сорый.

Хокук яклаучылар фикеренчә, Олесинов тәртип бозган өчен түгел, ә сәяси карашлары өчен хөкем ителә.

Кулга алынганнан бирле аны адвокат Станислав Маркелов яклый иде. Гыйнвар аенда ул Мәскәү үзәгендә атып үтерелде.
XS
SM
MD
LG