Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдинеҗат кулга алынган журналистларны яклады


Тәһран – Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗат хокук саклау оешмаларын сак астында утыручы журналист Роксана Сабери һәм интернет хәбәрчесе Хөсәен Дерахшанның хокукларын тәэмин итәргә чакырган.

ИРНА хәбәрләр агентлыгы белдерүендә әйтелгәнчә, Әхмәдинеҗат Тәһран прокуроры Сәет Мортазаидан аларның бар кануни хокукларын тәэмин итергә сораган.

Иранда яшәүче американ ватандашы Сабери ханым шимбә көнне күзләүдә гаепләнеп 8 ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

Иран һәм Канада ватандашы булган Дерахшан узган елның ноябрендә кулга алынган иде. Аның нәрсәдә гаепләнүе төгәл билгеле түгел.

Көнбатыш илләре рәсми Тәһранны аларның икесен дә иреккә җибәрергә чакыра.
XS
SM
MD
LG