Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динара Сафина - дөньяда беренче теннисчы


Динара Сафина Хатын-кызлар теннис берләшмәсе рейтингында беренче урынны алды.

Сафина бу дәрәҗәгә беренче мәртәбә иреште һәм ул урында американ Серена Уильямсны алмаштырды.

Берничә ел элек ирләр арасында беренче урынга Динараның бертуган абыйсы Марат Сафин да чыккан иде.

Динара белән Марат Сафиннар икесе дә беренче теннисчы дәрәҗәсенә ирешкән бердәнбер абыйлы-сеңелле теннисчы туганнар.

2008 ел Сафинаның спорт юлында иң уңышлы ел булды.

2008 елда ул Хатын-кызлар теннис берләшмәсенең 4 турнирында җиңде, Пекиң Олимпиадасында көмеш медаль алды.

Быел да ул Australian Open бәйгесендә финалга чыкты. Әмма беренчелекне Серена Уильямска оттырды.

Беренче теннисчы дәрәҗәсенә ирешүе уңаеннан Сафина: "Дөнья рейтингында иң югары урынны алу ул бик зур дәрәҗә һәм бу балачактан һөнәри теннис белән авырган һәрбер кызның хыялы. Минем әлбәттә дөньяда беренче теннисчы дәрәҗәсенә көндәшемнең җиңелүе аркасында гына ирешәсем килми. Әмма мин якын арада бу дәрәҗәнең миңа очраклы рәвештә генә күчмәгәнлеген күрсәтергә өметләнәм", - диде.
XS
SM
MD
LG