Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:01

“Татнефть” Русиянең ярдәм күрсәтеләчәк ширкәтләр исемлегендә булудан файда күрми. Шулай да әлеге исемлектән чыгуны да инкарь итә.

Узган атна ахырында Русия хөкүмәте тарафыннан ярдәм ителә торган ширкәтләр исемлегеннән “Татнефть”нең үз теләге белән чыгуы турында хәбәр таралды. “Интерфакс” язганча, ширкәт башлыгының беренче урынбасары Наил Ибраһимов аларга: “Хөкүмәт ярдәм итәчәк ширкәтләр исемлегенә эләктек, соңрак аннан чыктык. Безгә дәүләт биргән акчалар җитмәячәк. Бу исемлеккә кергән ширкәтләрнең эшчәнлеген исә дәүләт нык тикшерә”, дигән.

Соңрак “Татнефть”нең матбугат үзәге ширкәтнең федераль исемлектән чыгу хәбәрен инкарь итте. Ибраһимов әйтүенчә, журналистлар аның сүзләрен дөрес аңламаган.

Ләкин шуңа да карамастан, Ибраһимов, “Татнефть”нең ярдәм күрсәтеләчәк ширкәт исемлегенә керүеннән бернинди файда күрмәвен әйткән. Аның сүзләренчә, әле дә ширкәт нефть эшкәртү заводын төзеп бетерергә дәүләт ярдәмен ала алмаган. Белгечләр исә әлеге заводны 2010 елга кадәр төзеп бетерү кирәклеген әйтә. Чөнки 2010 елда Русиядә югары сыйфатлы нефтькә игътибар артса, күкертле нефть экспортлаган өчен “Татнефть”кә зур штрафлар салыначак. Баштарак бу заводның күкертле чималны эшкәртү өлешен 2010 елга төзеп бетерергә вәгъдә ителсә дә, хәзер белгечләр бу вакытка аның төзелә башлануы турында гына әйтә. Алар фикеренчә, 2010 елга заводның беренче өлеше генә төзелеп бетәчәк.

Икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко “Татнефть”нең элеге исемлеккә керүенә ике яклы мөнәсәбәт белдерә. Әмма ничек кенә булмасын, ул “Татнефть”кә бу исемлектән чыгарга киңәш итми.

“Бу килешү озак вакытка төзелә икән, өмет бар. Әлегә Русия хөкүмәтеннән ярдәм булмаса да, соңрак булырга мөмкин. “Татнефть” Русия дәрәҗәсендә мөһим ширкәт, шуңа күрә аңа ярдәм итми калмаслар. Ярдәм акчалата гына булмаска да мөмкин. Икенче яктан хөкүмәт кризистан файдаланып мөмкин кадәр күбәрәк көчне үзендә тупламакчы була. Русия хөкүмәтенә “Татнефть”не үз кулына алырга хәзер иң уңайлы вакыт.

Татарстан җитәкчелеге исә, республикада табылган нефть үзебездә калырга тиеш, дигән фикердә тора. Күп еллар нефть чыгару тармагындагы керемнәрнең күп өлеше федераль үзәккә китеп барды. Татарстанга әйләнә тирә мохитны карарга да акчалар бирелмәгән. Хәзер исә бу мәсьәләдә Татарстан бераз бәйсезрәк. Шуңа күрә, “Татнефть” җитәкчелеге элеккегә кайтырга теләмичә, Русия хөкүмәте тәкъдимнәренә саклык белән генә карый. “Татнефть” хөкүмәт тарафыннан финанслана башласа исә, ахыр чиктә бу ширкәтнең федераль милек хисабына күчереләчәгенә китерә ала. “Татнефть” җитәкчелегенең бу сәбәпле борчылуын аңлап була, билгеле”, ди Вадим Хоменко.

“Татнефть” заводын төзүче “Текнимонт Россия”, Tecnimont (Италия), Saipem Portugal Comercio maritime (Италия), Tekfen Construktion and Installation Co.,Inc (Төркия) ширкәтләре белән килешүне өзү дә хәлне авырайтачак. Ширкәт җитәкчелеге моның төп сәбәбен, төзү эшләренең артык кыйбат булуы белән бәйли. Белгечләр исә, заводның беренче өлеше дә 2010 елга төзелеп бетмәскә мөмкин, дип фаразлый.

Билгеле булганча, Русия икътисадының терәге булып саналганнар исемлегенә 295 ширкәт кергән. Алар хөкүмәттән ярдәм сорый ала. Әмма хөкүмәт бу сорауга җавап кайтармаска да мөмкин. Шул ук вакытта хөкүмәт исә, ай саен әлеге исемлеккә кергән ширкәтләрнең эшчәнлеген тикшереп барачак.

XS
SM
MD
LG