Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкортның “Мәхәббәт бураннары” шаулый


Якшәмбе көнне “Пирамида” тамашалар залында татар-башкорт мәдәнияте өчен мөһим чара булды. Анда Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова катнашты. Алар тугандаш ике республика вәкилләренең уртак җимеше булган “Мәхәббәт бураннары” дигән тамаша күрсәтте.

Берничә дистә ел элек сәхнә һәм эстрада йолдызы булып кабынган Фидан Гафаровның яшь шагыйрә Ләйлә Дәүләтова белән төшкән рәсеме Казан урамнарын ике-өч ай буе бизәп торды. “Пирамида” залында 1 март көнне ике тапкыр күрсәтелгән әдәби-музыкаль кичә дә тамашачыларга ошады.

Җырчылар, шагыйрьләр арасында көндәшлек кызу булса да, Ләйлә - Фидан дуэтына көндәшләр табылмады. Кайбер концерт прогрммалары афишага куелып та, тамашалары кичектерелгән очраклар бар. Ә шушы “Мәхәббәт бураннары” концерты 19 апрельда кабатлап күрсәтелде.

Венера Ганиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Азамат Гафаров, Илсөя Бәдретдинова катнашкан пародияләр, сатирик чыгышлар Ләйлә Дәүләтованың мәхәббәт шигырьләре һәм Фидан Гафаровның халык күптәннән яратып тыңлый торган җырлары яңгырады.
Фидан Гафаров "Азатлык"ның Казан бүлегендә


Дүшәмбе көнне Фидан Гафаров һәм аның улы Азамат “Азатлык”ның Казан бүлегенә килде. Фидан Гафаров Уфа - Казан проектыннан канәгать калуын әйтте. “Әгәр дә татар һәм башкорт халкы үз шигъриятен, җыр-моңын сакласа, милләт көчәеп, укмашып мәңге яшәячәк”, диде ул.

Радиобыз кунаклары “Азатлык” бүлегеннән чыгу белән туп-туры Чаллыга, дүшәмбе киченә билгеләнгән концерт тамашасына китте. Шул ук концерт апрель ахырында Уфада күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG