Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларга милли компонент кирәкме?


Узган шимбә Уфада мәгарифтә милли компонентны яклап урам җыены узды. Анда Уфадан тыш Стәрлетамак, Салават, Сибай, Дәүләкән, Бөре шәһәрләреннән, барлыгы 35 районнан килгән 2000-гә якын кеше катнашты.

Алар: “Без мәгарифтә милли компонентны кайтару яклы!”, “Тел булмаса - халык та юк!”, “Депутатлар, халыкка хезмәт итегез!”, “Без федерализм яклы!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр белән коралланган иде.

Рәсми мәгълүмат чаралары һәм урам җыенын оештырган төп оешма - Бөтендөнья Башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев чарада республикада яшәүче барлык милләтләрнең дә җәмәгатьчелек оешмалары катнашуын белдерде. Шул исәптән татар оешмалары: “Рамазан” үзәге һәм ”Сәхибҗамал” оешмаларын атады. “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Гөлҗиһан Яһүдинә авыруы сәбәпле катнаша алмавын белдерде. “Рамазан” үзәге рәисе, филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов ул көнне башка эшләре булуын хәбәр итте.

Шулай булуга карамастан, аларның һәр икесе дә милли компонентны кайтару яклы булуларын белдерделәр. Ягъни урам җыены таләбен яклауларын хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта берләшкән оппозиция рәисе Рамил Бигнов Башкортстанда милли компонентны якламаячакларын, аның республикада татар мәгарифенә каршы эшләвен, башкорт мәдәнияте, тарихы кебек фәннәрнең татар теле һәм әдәбияты исәбенә укытылуын белдергән иде.

Урам җыенында резолюция кабул ителде. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Сәркатибе Пан Ги Мунга, Европа Шурасы Сәркатибе Терри Дэвиска, Русия президенты Дмитрий Медведевка, Русия хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путинга һәм Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка күндерелде.

Анда Русиянең киләчәге федераль, хокукый, демократик дәүләт дигән бер вакытта, хокук һәм демократия институтларының бетерелүенә борчылу белдерелгән. Резолюция дөнья җәмәгатьчелеген Русиядәге милләтара һәм динара киеренкелек үсүгә игътибар итәргә чакыра.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев әгәр федераль үзәк моңа игътибар итмәсә, чараларны даими үткәрергә, аларга Дәүләт Думасындагы Башкортстаннан сайланган депутатларны да чакырырга, әлеге мәсъәләдә Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыенуларын белдерде. Ул, шулай ук, атна ахырында әлеге мәсьәләдә Казанга барып, бөтендөнья татарлары Конгрессы башкарма комитеты әгъзалары белән дә очрашырга җыенуын ирештерде.
XS
SM
MD
LG