Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев яңа энергия хезмәттәшлеге тәкъдим итә


Тарья Һалонен һәм Дмитрий Медведев
Тарья Һалонен һәм Дмитрий Медведев

Финляндиядәге чыгышында Медведев Русиянең энергия хезмәттәшлеге турында күптән игълан ителгән нигез килешүен әзерләгәнлеген белдерде.

Финляндиягә 2 көнлек дәүләт сәфәре белән килгән Русия президенты Дмитрий Медведев Һельсинкида президент Тарья Һалонен белән очрашты.

Медведевның бу сәфәре барышындагы сөйләшүләрдә ике ил арасындагы энергия хезмәттәшлегенә зур әһәмият бирелә.

Русия Балтыйк диңгезе төбеннән Германиягә Төньяк агым исемле газүткәргеч сузу проектына Финляндиянең яклавын алырга тырыша.

Дүшәмбе Һельсинкида Финляндия президенты белән уртак матбугат очрашуында Медведев "Мин Финляндиягә бу проектка гомумән уңай мөнәсәбәте һәм бу турыда нәтиҗәле сөйләшүе өчен рәхмәт белдерергә телим. Бу проект тирәсендә чыннан да төрле хисләр туа, шулай да без аны бар Европа өчен һәм Европаның аерым дәүләтләре өчен файдалы дип саныйбыз һәм аны гамәлгә ашырырга җыенабыз", - диде.

Медведев шулай ук Русиянең энергия хезмәттәшлеге турында күптән игълан ителгән нигез килешүен әзерләгәнлеген белдерде.

Килешү транзитны иң кулай итеп оештыру тәкъдимәрен дә искә ала дип Медведев аны Сигезлек, Егермелек һәм БДБдагы партнерларга җибәрәчәген әйтте.

Русия 1991 елгы Энергия хартиясен имзалаудан баш тартты. Ул хартия Русиядәге энергия тармагында чит ил инвесторларына тигез хокуклар биргән, газ һәм нефть бәясен билгеләүгә һәм таратуга базар кагыйдәләрен керткән булыр иде.

Русия президенты энергия транзиты өлкәсендәге проблемаларны 2 юл белән чишәргә кирәк, диде – Беренчесе яңа үткәргечләр төзү, икенчесе юридик юл, дип президент ел башында Украина белән Русия арасында булган кризисны искә төшерде.

Ике ил җитәкчеләре инфраструктура, энергетика һәм экология өлкәсендәге хезмәттәшлек турындагы сөйләшүләр нәтиҗәләренә гомумән алганда канәгатьлек белдере.

Медведев ике ил арасында еллык сәүдә әйләнеше 22 миллиард доллардан артык булуын әйтеп, икътисадый кризиска карамастан, уңай юнәлешне сайлап калу кирәклеген әйтте.

Һалонен сөйләшүләрдә тиз арада уртак табылуга канәгатьлек белдереп, бу сөйләшүдә ачыкланып бетмәгән мәсьәләләрнең киләчәктә тышкы эшләр министрлыклары һәм икътисадый эшчәнлек белән шөгылләнүче министрлыклар дәрәҗәсендә каралачагын әйтте. Аның әйтүенчә, хөкүмәт башлыкларының да аерым очрашуы көтелә.

Медведев Һельсинкида Һалонен белән очрашуда шулай ук иминлек, чик капкаларының эшчәнлеген камилләштерү турында да сөйләште.
XS
SM
MD
LG