Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кыргызстанда хәрби көчен арттыра


Бердәм иминлек килешүе оешмасы генераль-секретаре Николай Бордюжа Мәскәү Кыргызстандагы хәрби һава базасында сугыш очкычларын арттырачак дип белдерде.

Бордюжа моны Кыргызстанга килгәч әйтте.

Бордюжа башкала Бишкәк янында, АКШның Манас хәрби һава базасына якын урнашкан Кант һава базасында Русиянең ничә очыкычы булачагын әйтмәде.

Әлегә Кантта Русиянең 500-ләп хәрбие һәм берничә генә очкычы бар.

Февраль аенда Кыргызстан АКШка Манастан ярты ел эчендә китәргә кушты. Манас Әфганстандагы АКШ көчләре өчен мөһим тәэминат юлы.
XS
SM
MD
LG