Accessibility links

Хокук яклау үзәге акча җыючыларны җыя


94нче гимназиядә туган шау-шудан соң башка мәктәпләрдә дә акча җыюдан зарланып ата-аналар Казан хокук яклау үзәгенә шалтырата башлаган.

Менә ике көн инде Казан хокук яклау үзәгенең телефоны тынып тормый икән. “Без бу 293-04-71 саннарыннан торган “кайнар элемтә”не 20 апрель көнне игълан иткән идек, сишәмбе иртәнге уннарга 50дән артык шалтырату булды инде”, дип белдерә үзәкнең иҗтимагый тикшеренүләр бүлеге башлыгы Андрей Сучков.

“Күпме акча җыйганнарын да яшереп тормыйлар. Менә соңгы шалтыратучы 52нче мәктәптә ул, 6 мең җыюлары турында әйтте”, ди Сучков. Дөрес шалтыратучылар арасында эзәрлекләүләр дә булырга мөмкин дип куркып фамилияләрен әйтмәүчеләр дә бар икән.

Хокук яклау үзәге вәкиле сүзләренчә, бу “кайнар элемтә”не алар яңа уку елы башланганга кадәр эшләтәчәк. Билгеле булганча, Казанда акча түләп баланы яхшы мәктәпкә урнаштыру гадәти хәл. Аның шулай икәнен Татарстанның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов та инкарь итми.

“Урыннарга караганда теләүчеләр күп булган яхшы мәктәпләргә балаларны ничек кабул итү мәсьәләсен уйлап хәл итергә кирәк. Тест үткәрү дә канунга каршы. Әгәр мәктәптә булган 20 урынга 200 гариза бирелсә, ул чакта нишләргә? Бу хәл бөтен яхшы мәктәпләрнең дә проблемасы. Без мәктәпләрдә акча җыю мәсьәләсен катылатачакбыз. Акчаны сорап алу булырга тиеш түгел”, диде министр “Комсомольская правда” газетасына биргән әңгәмәдә.

“Без бүген Кариев исемендәге татар яшьләр театрына барабыз. 20 билет бирделәр. Балаларның кайсысын 4-5 билгесе белән кызыксындырып, көчкә 20 укучы җыйдык. Безнең бит җитмәсә урыс мәктәбе.

Шуннан соң укучыдан сыйныф фондына, мәктәп фондына, мәктәпне саклаган өчен дә акча сорарга кирәк. Әти-әниләрне дә аңларга була инде. Бөтенесе алар кесәсеннән бит ул”, ди Казанның бер мәктәбендә укытучы. Исемен әйтергә теләмәгән бу ханым гомүмән Русиядәге мәктәпләрне финанслау мөккәмәл түгел, ярты-порты гына дип белдерә. Пыялага өчен акча бирелсә, куючысына каралмаган кебек була икән.

“Хәзер, мисал өчен, мәктәпкә күпмедер акча бирелә, дип әйтәләр. Ул акча идән япма, ягъни линолеум өчен, я буяу өчен бирелә. Бу буяу бит үзеннән-үзе диварга ятмый. Аны буяр өчен кемгәдер акча бирергә кирәк. Ә бу акча бүленми”, ди әлеге укытучы.

Мәктәп фондына дип җыелган сумнар менә шул төзекләндерү эшләре өчен тотыла да икән. Акчасын җыюын җыялар, әмма кулга аның җыелуы турында беркайчан да документ тоттырганнары юк, дип белдерүче ата-аналар да бар.

Мисал өчен, Казанның 72 мәктәбендә, ул акчаны алганлыкка нигә документ бирелми, дип шау-шу тугач соңгы елларда банк аша күчерә башлаганнар.

“Без ай саен 110 сум күчерергә тиеш. Уку елына ул 990 сум була. Мәктәптә меңгә якын бала укыганын исәпләсәк, елга 1 миллионга якын акча җыела. Әмма аның кайда китүе турында беркайчан да мәктәп җитәкчелегенең дә, химаячеләр шурасының да ата-аналар җыелышында хисап тотканнары, документларны күрсәткәннәре юк”, дип белдерә берәү. Аның баласы әлеге мәктәптә укый.

Бу хакта сөйләгәнен белсәләр, шул ук көнне кырын карый башларлар, дип ул исем-фамилиясен әйтмәскә булды.

Казанда зур шау-шу туган 94нче гимназиядә дә финанс проблемалары булырга мөмкин дип белдерә прокуратура. Татарстан прокуратурасының бүлек башлыгы Җәүдәт Ибраһимов “Комсомольская правда” газетасына әлеге мәктәптәге химаячеләр шурасының да кануный рәвештә төзелмәвен әйткән.

Кызы 94нче гимназиядә укучы Оксана Авдеенкова чираттагы акча җыюга каршылык белдереп 1 сыйныфта укучы баласы өчен моңа кадәр дә 7800 сум тапшыруы һәм ул акчаның кайда китүе турында бер генә документ та күрмәвен матбугат чараларына белдергән иде. Бу хакта ул башта Казан хокук яклау үзәгенә хәбәр иткән булган.

Хокук яклау үзәге вәкиле Андрей Сучков белдерүенчә, “кайнар элемтә” аша җыелган шикаятьләр прокуратурага тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG