Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:36

Омскида шәһәр күләмендә чираттагы өмә оештырылды. Анда татар оешмалары вәкилләре дә катнашты. Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзалары Тубыл капкасы дип аталган тарихи урынны һәм мөселман зиратын чистартты.

Кыш бетеп, карлар эрегәч һәм җир кипкәч, шәһәрләрдә, авыл-районнарда урамнарны, бакчаларны, торак йорт яннарын төзекләндерү һәм чистарту өчен өмәләр оештыру гәдаткә кергән. Өмәләр Омскида да оештырыла. Башка елларда өмәләр билгеләнгән берничә көндә, йә атнада үткәрелсә, быел алар ай буена дәвам итәчәк. Җирле хакимият тарафыннан апрель - өмәләр айлыгы дип игълан ителде.

Узган шимбәдә Омскида шәһәр күләмендә чираттагы өмә оештырылды. Анда татар оешмалары вәкилләре дә катнашты. Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активының бер өлеше мэрия тарафыннан оештырылган Тубыл капкасы дип аталган тарихи урынны тәртипкә китерде, икенчеләре мөселман зиратын чистартты.

Мөселман зиратында узган өмәгә аерым тукталырга кирәк. Шәһәрнең көньяк-көнчыгыш ягында, Чкалов бистәсе янында, рәттән христиан, яһүди һәм мөселман зиратлары урнашкан. Аларны карап торырга бер администратор һәм 10 эшче куелган. Администратор Александр Вдовин сүзләренчә, мөселман зираты 1860 елларда ачылган. Хәзерге вакытта бу зират инде “ябылган”, мәрхүмнәр җирләнми. “Якыннары кабере янында урын булган очракта, җирләргә рөхсәт ителә”, ди Александр Вдовин.


Христиан һәм мөселман зиратларының каравылчылары юк. “Ябык” дип саналса да, ишек-капкалар тәүлек буена ачык. Якын-тирәдә яшәүчеләр мөселман зираты аша, хәтта, бакчаларына йөрергә сукмак ясаганнар. Йортсыз-җирсез кешеләр биредә җыйналып ял итәләр, көн күрәләр, төннәрен үткәрәләр. Аңлашыла ки, андыйлар зиратны чистарту хакында уйламыйлар. Кыш буена җыелган чүпнең нинди төрдә һәм нинди күләмдә булуы хакында әйтеп тә торасы юк.

Зиратта өмәләр элеке елларда да оештырыла иде. Җәмигъ мәчетенә йөрүче мөселманнар килеп, үзәк аллеяны булса да чистартып китәләр иде. Әмма андый өмәләр даими һәм күләмле булмый, катнашучыларның саны да 30-дан артып китми. Үзәк аллеядан читтәге каберлекләрдә чүп-чар, ауган агачлар бихисап кала.

Шимбә көнне оештырылган өмә күләмле булды, анда төрле яшьтәге 80-нән артык кеше катнашты. Чараның төп оештыручылары - “Хәер Ихсан” мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрипов һәм әлеге мәчеткә йөрүче Рәшид Бакеев булдылар. Алар ярдәмгә шәһәрнең 242 санлы хәрби бүлегендә хезмәт итүче мөселман өммәттеннән булган солдатларны да чакырдылар. “Изге эштә катнашырга теләүчеләр күп булды, әмма бирелгән автобуска 32 генә солдат сыйды”, ди Рәшид Бакеев.

Өмәнең югары дәрәҗәдә оештырылган булуын да ассызыкларга кирәк. Эш башлар алдыннан Закир хәзрәт өмәнең әһәмиятен аңлатып үтте, аннары мәрхүмнәр рухына дога укыды. Һәрбер кешегә көрәк, тырма, себерке кебек эш кораллары, чүп капчыклары, перчаткалар бирелде. Җыелган чүп шунда ук машиналарга төялеп, чүплеккә ташылып торды.

Өмәдә катнашкан солдатлар төрле милләттән иделәр: араларында татар, казакъ, башкорт, авар һәм башка милләт егетләре бар иде. “Сез нинди хисләр белән бирегә килдегез?” дигән сорауга татар егетләре: “Савап булсын өчен, мәрхүмнәрнең рухларын шатландыру өчен”, дип җавап бирделәр. Аларның кайберләре намаз да укый икән. “Буш вакыт күп булмаса да, дога кылып алырлык кына вакыт табарга була”, диючеләр булды.

242-нче санлы хәрби бүлекнең батальон командиры капитан Абдулфата Убайсов: “Без солдатларга дини ихтыяҗларын кәнәгатьләндерергә мөмкинлек тудырабыз. Теләгән кеше, көндәлек хезмәте тәмамлангач, ял бүлмәсендә намаз укый ала”, диде.


Закир хәзрәт Шарипов белән Рәшид Бакеев әфәнде әлеге хәрби бүлек җитәкчелеге белән инде аерым очрашу да үткәреп, намаз укырга мөмкинлек тудыру мәсәләсен хәл итәргә керештеләр. Алар бүлектә мөселман хәрбиләр өчен аерым бүлмә булдырырга дигән тәкъдим белән чыктылар. Бүлмәне дини кирәк-яраклар белән тәэмин итүне “Хәер Ихсан” мәчете үз өстенә алачагын, кирәк булганда имамнарның да килеп торачагын белдерделәр. Дөрес, әлегә кәгазьдә килешү төзелмәгән, шулай да киләчәктә аның булачагына өмет бар.

Өмә тәмамланганнан соң, оештыручыларның берсе булган Рәшид әфәнде Бакеев аның нәтиҗәсеннән кәнәгать булуын белдерде: “Мин бик шатмын, халык күп булды, күп эш эшләнде. Әмма еллар буе җыелган чүптән арыну өчен, тагын да өмәләр оештырырга кирәк. Без алдагы елларда елына ике мәртәбә - яз башлангач һәм кышка керер алдыннан өмәләр үткәрергә ниятлибез”, диде.

XS
SM
MD
LG