Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова үз эшенең җитдиләнүен көтә


Фәүзия Бәйрәмованың татар легионерларына кагылышлы язмалары дөнья күргәч, авторга карата яңа эзәрлекләүләр башланган дигән хәбәрләр таралды.

Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова моңа кадәр әйтергә теләгән фикерен төрле юллар белән халыкка җиткереп торды. Тарихчы буларак, татар легионерларына кагылышлы язмалары дөнья күргәч, шактый бәхәс кузгалды. Шушы мәкаләләрдән соң Бәйрәмовага карата яңа эзәрлекләүләр башланган дигән хәбәрләр таралды. Бу никадәр дөреслеккә туры килә соң? Фәүзия ханым болай дип җавап бирде:

“Бу турыда мин үзем дә “Азатлык”тан укып кына белдем. Аннан “Татар-Информ”нан. Чыннан да шулай икән. Минем татар легионерлары турындагы язмага яңа эш ачарга уйлыйлар яки тегесенә кушып куярлар.

Легионерларга кагылышлы язманың эчтәлеге мондый: тарихчыларга билгеле, 1944 елда татар легионерлары корылтае була. 60 мең легионер исеменнән анда 200 делегат катнаша, алар Идел-Урал бәйсезлеген игълан итә. Бу хакта Германиягә баргач материаллар таптым. Гариф Солтан белән очраштым.

Шуннан соң бу тарихи корылтай турында язу теләге уянды. Яздым. Бик күп татар газета- журналларына мәкаләне бирдем. Басылмады. Шуннан урысчасын интернетка керттеләр. Шушы мәкалә өчен яңа җинаять эше кузгатканнар дип ишеттем. Корылтай узганга 65 ел. Мин тарихчы буларак корылтайны читләтеп уза алмадым, халыкка җиткерергә булдым.

Шуннан соң син фашистларны яклыйсың, дигән сүзләр ишеттем. Бәйсезлек өчен көрәшкән кешене төрмәгә утырту авыр була. Халык, яклап чыгарга мөмкин. Алар башта Вил Мирзаянов белән элемтәне өйрәнделәр. Килеп чыкмады. Хәзер инде Гариф Солтан белән бәйләп, фашизмны яклаучы дип, эшне яңа яссылыкка китереп чыгарырга маташалар.

Моны эш ачылганчы ук чамаладым. Чөнки Фәнзаман Батталдан сорау алганда “Ни өчен сез Бәйрәмованы хөрмәт итәсез. Ул бит Гариф Солтан дигән сатлыкны яклый. Гариф Солтан Муса Җәлилне саткан” дигәннәр.

Фәнзаман Баттал: “Рафаэль Мостафинның кулында Гариф Солтанның сатлык булуы турында бер генә документ та юк. Бәйрәмова хаклы”, дип җавап биргән.

Тентү белән кергәч тә Германиядән алып кайткан документларны игътибар белән карадылар. Әлегә тимәделәр. Хәзер калган әйберләрне алып чыгып китү өчен икенче тапкыр керүләрен көтәм. Хәзер минем бәйсезлек эшен фашизм белән бәйләргә кирәк аларга. Ул чакта мине халык та якламас дип уйлыйлар.

Кашапов процессы бетүгә безгә мәхкәмә башланыр. Мәскәүдә Миначёвта тентү булгач, моңа шик юк. Эшебез мәхкәмәгә фашизм төсмере белән барачак һәм утыртулар белән дә бетәргә мөмкин. Монда беренче булып мин торам. Хәзер алар Кашапов эше белән бөтен халыкны ярсытып, парын чыгарып бетерәләр. Иң зур бәйсезлек, хокуклар мәсьәләсендә көрәшкә халыкның хәле калмаячак. Безнең эшне фашизм белән бәйләп биргәч, безне якларга халыкның теләге дә булмаска мөмкин. Бу сценарий шуның өчен әзерләнә”, дигән фикердә тора Фәүзия Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG