Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада тавышларны кабат санау нәтиҗәне үзгәртми


Молдовада үткән парламент сайлауда тавышларны яңадан санау хакимияттәге коммунистлар фиркасенең җиңгәнлеген раслады.

Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, яңа санау нәтиҗәсе элеккесеннән бик аз гына аерыла һәм ул парламентта урыннарны бүлешүгә тәэсир итмәячәк.

Коммунистларны сайлаучыларның 50-ләп проценты яклаган һәм алар 101 урынлы парламентта 60 тавышка ия булачак диелә.

Оппозициядәге Либерал һәм Либерал демократик фиркаләргә 15-әр урын, Безнең Молдова бердәмлегенә 11 урын бирелә.

Тавышлар Конституция мәхкамәсе карары белән яңадан саналды. Мәхкамәгә бу турыда мөрәҗәгать белән президент, коммунистлар җитәкчесе Владимир Воронин мөрәҗәгать итте.

Оппозиция тавыш бирү бюллетеннәрен түгел, ә сайлаучылар исемлекләрен тикшерергә кирәк дип бу чарада катнашмады.
XS
SM
MD
LG