Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Якын Көнчыгыш җитәкчеләрен АКШка чакыра


АКШ президенты Барак Обама Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында аерым-аерым сөйләшү өчен алдагы атналарда Израил, Фәлестин һәм Мысыр җитәкчеләрен Ак Йортка чакырды.

Сишәмбе ул Ак Йортта Үрдүн патшасы Габдулла белән очрашты.

Обама солыхка ирешү өчен Израил ягыннан да, Фәлестин ягыннан да ышаныч тудыручы ишарәләр күрергә өметләнүен белдерде.

Ак Йорт әйтүенчә, Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу, Фәлестин идарәсе башлыгы Мәхмүт Габбас һәм Мысыр президенты Хөсни Мөбәрәк Обама белән очрашуга июнь аена кадәр килергә чакырылыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG