Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә 3 хәрби үтерелде


Русия хәбәр агентлыклары Чечнядә билгесез кешеләр Русия хәрбиләре машинасына ут ачып 3 хәрбине үтерде дип белдерә.

Хәрбиләр һөҗүмнең башкала Грозныйдан көньяктарак, Ачхой-Мартан районының Бамут авылында булганлыгын белдергән.

Узган атнада Русия Чечнядә иминлек урнашты дип 10 елга якын дәвам иткән "террорга каршы чара"ның тәмамлануын игълан итте.
XS
SM
MD
LG