Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Чаллы театры гастрольләре үтте


17-19 апрельдә Оренбурның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында Чаллы татар дәүләт драма театрының гастрольләре үтте.

Март аенда гына оренбурлылар Чаллыда гастрольдә булган иделәр. Фәйзи театрында татар театрларының бу беренче гастроле.
Чаллы театры артистларын иң элек Оренбур белән таныштырып, тарихи урыннарны күрсәтеп чыктылар. Ул маршрутны талибәләре белән бергә Оренбур педагогия университеты доценты Альфия Гайсә кызы Әбделхаликова уздырды.

“Без гастрольләргә 3 спектакль алып килдек. Беренче көнне Батулланың “ Яшь аралаш көлү” мелодрамасын күрсәттек. Икенче көнне Галиев әсәре буенча куелган “Корт” комедиясен, өченче көнне Гыйләҗев драмасы буенча “Бурлак” спектаклен тәкъдим иттек. Тамашачылар озак итеп, аягүрә торып кул чаптылар, артист өчен моннан да зур бәхет юктыр. Яңадан бер елдан соң, Оренбур артистларын Чаллыда көтәбез”, диде Чаллы театрының җитәкчесе Рашат Файзрахманов.

Фәйзи театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев кызыклы спектакльләр күрсәткәннәре өчен җылы сүзләр әйтеп, яңа гына табадан төшкән “Оренбур татар театры тарихы” китабын бүләк итте.
XS
SM
MD
LG