Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең ана теле укытучылары Тукай көннәренә әзерләнә


Укытучыларның белемен камилләштерү институты методисты Наҗия Нурмөхәммәтева һәм шәһәрнең мәгариф идарәсе хезмәткәре Әлфия Абутдинова оештырган семинарда өлкә үзәге мәктәпләрендә ана телен төрле формаларда укытучылар катнаштылар.

Башта этномәдәни компонентлы 91-мәктәпнең ана теле укытучысы Зөһрә Хәбибуллина үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Тукайга багышланган былтыргы атналык чаралары белән таныштырды.

“Безнең мәктәп мәгариф органнарының игътибары үзәгендә. Еш кына тикшерүләр килә. Шөкер, аларны уңышлы гына уздырып барабыз. Гомум нәтиҗәләр ясаганда, мәктәпне һәрвакыт уңай яктан телгә алалар. Монысы да зур шатлык. Тукай кичәләре бер төрле генә булмасын өчен, һәр елда үзгәртеп барабыз.

Бездә чараларның күпчелеге ана телендә уза. Былтыргы татар мәдәнияты атналыгы “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип аталган атналык уздырдык. Актлар залында 5-9 сыйныфлар укучылары катнашлыгында халык җырлары, милли ашлар, татар сәнгате һәм башка тармаклар буенча уздырдык. 6-нчы көн – яшь таланталрны барлауга багышланган иде. Сценарийны ел саен үзгәртәбез. Быелгысын “Нәни Апуш шигырьләр сөйли” дип атадык. Эчтәлеге – Тукай әкиятләре нигезендә. Сценарийда “Шүрәле” дигән җырны гомум башкару да каралган. Һәр сыйныф үз гәзитен чыгара. Шәһәр күләмендәге җыелышта бу яңа алымнар өчен безнең мәктәпне мактадылар, рәхмәтләр белдерделәр”, диде Зөһрә ханым.

“Телне мәктәптә 1 сәгатьлек дәрестә генә өйрәтү мөмкин дә түгелдер. Шунлыктан мин балалар өчен Тукайга кагылышлы мәгълүматларны урысча да төзеп, аны дискетага күчердем. Кемгә кирәк – алыгыз. Монысы урыс балаларын да Тукай белән таныштырырга ярдәм итә ала.

Гаиләдә аралашырга кирәк. Кызганыч ки, ата-аналар арасында да татарчасы сай булганнары байтак. Һәм милли үзаң да. Шунлыктан ата-аналарны җыеп, алар белән аерым кичәләр оештыру да файдалы булыр иде. Мәсәлән, самавырлы өстәл тирәли утырып, эчкерсез әңгәмә формасында”, диде Әлфия Абутдинова.

Ул шулай ук укытучыларга күрсәтмә дә бирде. Аның фикеренчә, ана телен факультативларда гына үзләштерүче балаларның ана теле сай булуы аркасында, аларны Тукай мирасы белән киңрәк таныштыру өчен, бу темага багышланган дәресләрне урысча алып баруны да кулай күрә икән.

Наҗия Нурмөхәммәтева Тукай көннәре өчен генә түгел, гомум эш өчен дә ифрат файдалы “Сабыйга” һәм “Салават күпере” журналларына язылырга өндәде.
Татар мәдәни үзәге директоры Гөлсинә Герасимова да 24-нче апрельдә Тукайга багышланган чара оештыру нияте белән бүлеште.

Ләкин шул ук вакытта “Иделбуе халыклары китапханәсе” статусын йөртүче 17-нче китапханәдә дә шундый ук чара булуына аның игътибарын юнәлткәч, ул соңрак вакытка күчерү ниятен белдерде.
XS
SM
MD
LG