Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә 4 мөселман хөкем ителә


Германиянең Дюсселдорф шәһәрендә 4 мөселман мәхкамә каршына басты.

Алар Германиянең төрле шәһәрләрендә АКШ һәдәфләренә каршы һөҗүмнәр әзерләүдә, террор оешмасында әгъза булуда һәм кешеләр үтерү өчен яшерен әзерлек алып баруда гаепләнә.

Хөкем ителүчеләрнең 2-се Германия, 2-се Төркия ватандашы.

Алар Исламчы Җиһад Берлеге әгъзалары булган диелә.

Аларның 3-се 2007 елның сентябрендә Германиядә кулга алынды. Берсе 2 ай соңрак Төркиядә тотылып Германиягә тапшырылды.
XS
SM
MD
LG