Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимов эшсез калды


Урал Рәхимов “Башнефть” ширкәте җитәкчесе урыныннан китте. Башкортстан президенты улы республикада үз йогынтысын югалта бара.

Моңа кадәр соңгы унбиш ел чамасы Башкортстан ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләрне үз кулында тоткан, ә соңгы ике елда, рәсми рәвештә, “Башнефть” ширкәтенең генераль директоры вазыйфаларын башкарган Урал Рәхимов шулай итеп республикада үз йогынтысын югалта бара.

Шушы арада гына Башкортстанның ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләрне Русиянең “Система” холдингы сатып алган иде. Ә инде яңа хуҗалар Урал Рәхимов белән хезмәт килешүен озайтмады.

Урал Рәхимовның сәламәтлеге начар булуы турында да мәгълүм. Соңгы ике елда аның Уфаның 8нче хастаханәсендә даими яшәп саулыгын ныгытуы хакында бар җәмәгатьчелеккә билгеле.

Урал Рәхимовның республикада иң бай кеше булуы да билгеле. Русиянең “Финанс” журналы мәгълүматларыннан ачык күренүенчә, узган 2008 ел йомгакларына карасаң, илдәге 49 доллар миллиардеры арасында Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов та бар. Ул бу исемлектә 2007 елгы 43-нче урыннан 33-нче урынга кадәр күтәрелгән.

Әмма бу аның байлыгы артуы турында сөйләми. Ул, киресенчә, 3 миллиард долларга кадәр акчасыннан колак каккан. Хәзер аның исәбендә 1,4 миллиард долларлык мөлкәт бар дип күренә. Ә инде байлар исемлегендә Урал Рәхимовның алгарак күчүе, аның байлыгы артуы белән түгел, ә башка миллиардерларның үз байлыкларын тагын да күбрәк югалтуы һәм аларның бу исемлектә тагын да аскарак төшүенә бәйле. Шулай да яхшы дәвалану алырга Урал Рәхимовның акчасы җитәрлек күләмдә.
XS
SM
MD
LG