Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:14

Төркиянең Әрмәнстан белән чиге җиңел генә ачылырга охшамаган. Әнкара Ереван белән Баку арасында Таулы Карабахта алга китеш булсын дигән шарт куя.

Төркия һәм Әрмәнстан матбугаты ике ил арасындагы чик буеның ачылу ихтималын инде байтак вакыт фаразлый. Әмма күзәтүчеләр бу фаразлар бары тик дипломатик ишарәләр, хөкүмәтләрнең моңа әле бер катнашы да булмады, ди.

Узган ел Төркия президенты Абдулла Гүл Ереванда әрмән-төрек футбол такымнары уенын карады. Ике илнең тышкы эшләр министрлары төрле халыкара очрашуларда күрешеп тора. АКШ президенты Барак Обама Төркиягә сәфәре вакытында Милләт Мәҗлесендә чыгыш ясап Төркияне Әрмәнстан белән чик буен ачарга чакырды. Нәкъ менә бу гамәлләрне күзәтүчеләр "дипломатия" дип атый.

Әнкараның соңгы белдерүләре исә Әрмәнстан белән якынлашу алай җиңел генә булмаячагына ишарә итә. Сишәмбе (21 апрель) көнне Прагада булып киткән Төркия тышкы эшләр министры Али Бабаҗан, Төркия Әрмәнстанның Азәрбайҗан белән араларын яхшыртуын тели, диде.

"Төркия белән Әрмәнстан арасында алга китеш бар. Көньяк Кавказда башка проблемалар да бар, мисал өчен Абхазия һәм Көньяк Осетия, яисә Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасындагы Таулы Карабах низагы", диде Бабаҗан.

1993 елда Төркия нәкъ Таулы Карабах низагы сәбәпле Әрмәнстан белән бөтен мөнәсәбәтләрен туктатты. Төркия азәри кардәшлеген хөрмәт итә һәм төрекләр белән азәриләрне бер милләт дип саный.

Төркия-Әрмәнстан "дуслыгы" Бакуны борчый

Баку да Төркиянең Әрмәнстан белән араларны яхшыртуын күреп моның Таулы Карабах мәсьәләсенә йогынты ясаячагы турында уйлана башлады.

Өстәвенә Бабаҗан да, Төркия Әрмәнстан белән генә араларын җайлавын гына түгел, ә Әрмәнстанның башка илләр белән, шул санда Азәрбайҗан белән мөнәсәбәтләрен көйләвен кайгырта, дип белдерде.

Төркия Таулы Карабах сөйләшүләрендә катнашкан АКШ, Русия һәм Франция арадашчылары белән элемтәдә тора һәм Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында тынычлык килешүенең быел ук имзалануын фаразлый. Бу хакта тышкы эшләр министры Бабаҗан узган атнада Ереванда узган Кара диңгез төбәге икътисади хезмәттәшлек оешмасы җыенында белдерде.

Киләсе атнада Төркиянең Милли иминлек шурасы җыела. Анда да төп мәсьәлә Әрмәнстан белән сөйләшүләр турында булыр, дип көтелә. Шура утырышыннан соң президент Абдулла Гүл Бакуга барып Азәрбайҗан җитәкчелегенә Төркиянең Ереван-Баку мөнәсәбәтләренә карашын җиткерәчәк, дип яза Төркиядә инглизчә чыгучы "Today's Zaman" басмасы.

Болар барысы да тормышка ашканчы тагын бихисап дипломатик чаралар күрелергә мөмкин, ди күзәтүчеләр.

Мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска...

Әрмәнстан Төркия белән сөйләшүләр башланганда Азәрбайҗан башта телгә дә алынмады, дип белдерә. Моңарчы Ереван үзенең Баку белән низагына Төркияне катнаштырырга теләмәде.

Моннан соң ничек булыр?

Прагага ясаган сәфәре вакытында Төркия тышкы эшләр министры Али Бабаҗан, Әнкара НАТОдагы партнеры АКШ белән бергә Кавказдагы низагларны чишергә тели, дип белдерде.

"Без 5 ил – Русия, Төркия, Грузия, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан катнашында Кавказ хезмәттәшлек төркемен төзедек. Кичә генә бу илләрнең министр урынбасарлары инде өченче тапкыр очрашты. Бу төркем төбәктә тотрыклылык һәм тынычлык булдыру чараларын күрә," диде Бабаҗан.

Төркиянең күбрәк Русия йогытнысында булган Кавказдагы сәясәткә әүземрәк катнаша башлавын АКШ та хуплый.

Төркия белән Әрмәнстанның үз араларын җайларга тырышудан файдаланып Таулы Карабах низагын да чишүгә таба борып булыр иде. Сәяси күзәтүчеләр мондый мөмкинлекне ычкындыру хата булачак, дип саный.

XS
SM
MD
LG