Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Белгечләр Чечнядә террорга каршы чараның тәмамлануы Рамзан Кадыров хакимиятен тагын да ныгытачак, дип саный.

Чечня турында бер анекдот искә төшә. Сорау: "Чечнядән Русия гаскәрләре чыгарылгач Рамзан Кадыровны ничә сәгатьтән үтерәчәкләр?". Җавап: "Ул гаскәр чыгаруга берничә сәгать кала үтереләчәк."

Бу анекдот хәзер инде дөреслеккә туры килми, чөнки Чечнядә террорга каршы чараларның бетүе белән бер яктан республикага икътисади файда булса, икенче яктан бөтен Чечнядә Рамзан Кадыров һәм аның көч структуралары контроле ныгыячак.

Рәсмиләр инде берничә тапкыр Чечнядә эчке тәртип дилбегәсе республикадагы федераль идарә вәкилләреннән җирле милиция кулына тапшырылырга тиеш, дип белдерде.

Бу нәрсәне аңлата? Димәк, хәзер Кадыровның көче шул кадәр зур ки, ул яшерен сугышчыларны да, җинаятьчеләрне дә, көч белән хәл ителә торган һәртөрле проблемаларны үз өстенә ала ала.

Рамзан Кадыров үз җиренең хуҗасына әйләнә бара һәм киләчәктә аңа саклану министрлыгы, ФСБ яки эчке эшләр министрлыгы кебек федераль идарәләрдән ярдәм кирәк булмаска да мөмкин.

Андрей Бабицкий
Андрей Бабицкий Азатлык радиосының рус редакциясе хәбәрчесе. Аның шәхси фикерләре Азатлык радиосы карашларына туры килмәскә дә мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG