Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ана телен “томалау”


Хәсән Ильясов
Хәсән Ильясов

Русиянең югары мәхкәмәсе карары нигезендә, Русиядә БДИ бары тик рус телендә генә бирелергә тиеш. Бу карар татар җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, ә гомумән милли мәгърифәт белән бәйле һәр кешене борчуга сала.

Сишәмбе көнне Русиянең югары мәхкәмәсе Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирү турында Казаннан бирелгән дәгъваны карады. Мәхкәмә карары нигезендә, Русиядә БДИ бары тик рус телендә генә бирелергә тиеш.

Төрле дини, милли бәйрәмнәр алдыннан гадәттә дус-туганнар, күршеләр күчтәнәчләр әзерли. Ә менә туган тел, милли үсеш мәсьәләсендә дәүләт тарафыннан еш кына күчтәнәчләрнең ачысы хәстәрләнә. Бу юлы да шулай килеп чыкты.

26 апрельдә Татарстанда Туган тел бәйрәме. Бу бәйрәм алдыннан Русиянең югары мәхкәмәсе үзенең күчтәнәчен игълан итте. БДИ-ын Татарстанда татар телендә бирүне сораган гаризага карата карар чыгарылды. Карар исә тискәре булды. Хәзер инде татар телендә бер генә БДИ-ны да алынмаячак.

Шулай итеп, Казан шәһәренең 2-нче гимназиясендә укучы Аида Камалова, гимназия вәкилләре һәм Татарстанның мәгариф һәм министрлыгының хокукчысы Мәскәүдән башларын түбән иеп кайтып китәргә мәҗбүр булды.

Татар җәмәгатьчелеге арасында күпләр бу карар белән килешми. Шундыйларның берсе элек үзе дә мәктәптә татар телен укыткан, журналист Хәсән Ильясов. Русия югары мәхкәмәсенең БДИ турындагы карарын ишетеп, үз ризасызлыгын белдерү өчен ул “Азатлык”ның Казан бүлегенә килде.

Хәсән Ильясов сүзләренә караганда, 11 ел дәвамында татар телендә укыган баланың русча имтихан бирүе башка сыя торган хәл түгел.

“Бала татарча уку дәверендә татарча уйларга, сөйләргә, фикерләргә өйрәнә. Дөрес, татар мәктәпләрендә рус теле дә укытыла. Әмма ул чит тел буларак кына өйрәнелә. Минемчә, татар телендә укучылар мәктәпне тәмамлагач та, югары ук йортларында укуларын татар телендә дәвам итәргә тиеш. Чөнки тикшерүләр күрсәткәнчә, мондый балаларның өлгереше зуррак”, ди Хәсән Ильясов.

Русия югары мәхкәмәсенең татар телендә БДИ-ын татар телендә бирүне тыю турында карар чыгаруын, Татарстанда туган телне "томалау" дигән гамәл буларак кабул иттеләр. Шушы арада Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко Казанга киләчәк диләр. Казанда исә аның күзенә карап сөйләшергә теләүчеләр торган саен арта бара.
XS
SM
MD
LG