Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда Талибан тикшерү капкалары урнаштыра


Рәсмиләр әйүенчә, Пакстанның Сват үзәнлеге янында Талибан сугышчылары тикшерү капкалары урнаштыра.

Җирле рәсмиләр күпсанлы Талибан сугышчыларының Бунер районына кереп зур юлларда һәм мөһим стратегик урыннарда тикшерү капкалары урнаштыруы турында белдерә.

Төньяк-көнбатыш чик буе виләятендә, шул исәптән Сват үзәнлегендә иминлек көчләре белән Талибан сугышчылары арасында 2 ел дәвам иткән бәрелешләрдән соң төбәкне тынычландыру максатында бу айда президент анда шәригать кануны урнаштыру белән ризалашкан иде.
XS
SM
MD
LG