Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин: Резерв фонды 2010 елда тотылып бетәчәк


Русия финанс министры Алексей Кудрин илнең резерв фонды киләсе елда тотылып бетәчәген белдерде.

Нефть бәясе югары булган елларда тупланган резерв фонды хәзер 121 миллиард долларга тиң.

Икътисадый кризис сәбәпле керемнәре кимегән Русия хөкүмәте акчаны шул резерв фондыннан алырга мәҗбүр.

Узган атнада Кудрин Русия соңгы 10 елда беренче мәртәбә халыкара финанс оешмаларыннан бурычка акча алу турында уйлый диде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG