Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Иранга чикләүләрне кырыслату белән яный


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Иранга атом коралы ясау мөмкинлеге бирмәү Кушма Штатлар өчен чигенешсез мәсьәлә диде.

Вәкилләр пулатының Тышкы мәсьәләләр комитетында чыгыш ясап Клинтон Иран һәм аның атом програмы АКШ җитәкчелегендә иң зур әһәмият бирелгән мәсьәләләрнең берсе диде.

Клинтон, әгәр дә сөйләшүләр уңышлы булмаса, Иранга каршы чикләүләрне тагын да кырыслатырга кирәк булачак диде.

"Без кирәк булган очракта шундый һәрьяклы чикләүләр кертә алырбыз дип исәплибез. Сөйләшүләрдә уңышка ирешмәсәк яки кире кагылсак, без шулай эш итәчәкбез", - диде Клинтон.

Клинтон шулай ук президент Барак Обаманың террорга каршы стратегиясенең максаты әл-Каидәне җиңеп аңа Әфганстанга кайту мөмкинлеге бирмәү диде.
XS
SM
MD
LG