Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрдә имгәнгән Татарстан егетенә акча түләнде


Русия финанс министрлыгы гаскәрдә җитәкчелекнең тәртип бозуы сәбәпле имгәнгән татарстанлы Артем Казначеевка 500 мең сум компенсация түләде.

Акча түләү турында карарны Казанның бер район мәхкамәсе чыгарган иде.

Солдат Казначеевны ул хезмәт иткән хәрби бүлек башлыгы берничә мәртәбә кыйнаган. Нәтиҗәдә Казначеев 3-нче дәрәҗәдә гарип калган.
XS
SM
MD
LG